Татар матбугаты
"Бер канатым ак, бер канатым кара..." - Лена Шагыйрьҗан (әңгәмә)
ЖУРНАЛИСТ РӘМИС АЙМӘТ ШАГЫЙРӘ ЛЕНА ШАГЫЙРЬҖАН БЕЛӘН ШИГЫРЬ ЯКТЫСЫНДА СӨЙЛӘШӘ
Лена Шагыйрьҗан вафат! Шагыйрь үлгән!! Ул бүтән юк!!! Ышанасы килми. Булмас. Лена Шагыйрьҗан кебек гомер буе шигырь «сулап» яшәгән шагыйрь үләмени?! Шигырь бит аның Алласы да, Үзе дә, Баласы да иде... Шагыйрь үлгән! Бу аның ахыры, соңгы чигеме? Юк, бәлки әле бу башы гынадыр?! Бәлки әле Лена Шагыйрьҗан кебек могҗизави кодрәтнең йолдызара очышта башлана башлануы гынадыр?! Ә мин Үткәнгә кайтам. Кайтам да шагыйрә белән кабат Шигырь яктысында сөйләшәм. Моннан шактый еллар элек аның белән үткәргән әңгәмәләремне кабат укый-укый сөйләшәм. Сез дә кушыласызмы миңа? – Аккош канат кагынган Минем тәүге адымнан. Шул мизгелдәме җаныма «Шигырь җене» кагылган... Сез шигърияткә соңарып, урау юллар аша килдегез кебек. Шулай да тәүге тапкыр сезгә «шигырь җене» кайчанкагылды? Әңгәмәбезне ерактан башлыйк әле. – Шигърияткә мин апай соңарып килмәдем. 10-11 яшемдә шигырьләр «чыгара» башлаган идем инде. Ә менә шигърияттә үземне табу бик тиз генә килмәде кебек. Бу инде шигырь язу гына түгел. Миңа тормыш мәктәбе кирәк иде, һәм минем язмышым, әйләнә-тирә мохит, социаль шартлар, гыйбрәтләр һәм тәҗрибәләр – бөтенесе бергә шул мәктәп булып чыкты да... Хисләр һәм уйланулар, дөнья күрү һәм бертуктаусыз өйрәнүләр, эзләнүләр тора-бара шигъриятнең никадәр серле, җитди һем катлаулы сәнгать булуын аңларга ярдәм итте. Ул инде безнең мәктәптә укып үскән шигырьләр генә түгел икән... Шигърият – йөрәгеңне бөтенләйгә ачып салуны сорый. Ихласлык һәм яңалыкны. Шәхес булып җитешүне. Хәер, шигырь үзе дә шәхес буларак камилләшергә ярдәм итә. Баштарак – шигырьләремне мин үзем «тәрбияләсәм», тора-бара ул инде үзе мине «тәрбияли» башлады һәм үз артыннан алып китте... Шигърият мәйданында тәнкыйть Сезне ничек каршы алды? Тәнкыйть дигәндә, 70 нче елларда ук минем шигырьләремне күреп алдылар. Әйтик, Рафаэль Мостафин «Казан утлары» журналында бик җылы бәя биргән иде. Рәхмәт аңа. Күренекле шагыйребез Сибгат ага Хәким дә уңай бәя биреп, рухландырып торды. Шулай да татар әдәбиятында тәнкыйть, ягъни вакытында объектив бәя бирү, теге яки бу автор иҗатына чын профессиональ әдәби анализ ясау тиешле югарылыкта түгел әле. Бу бик кызганыч. Күп очракта әдәби тәнкыйть урынына теге яки бу авторга шәхес буларак «бәя бирү» күзәтелә, аның нинди темага язуы яки «идея эчтәлеге» турында гына сүз алып барыла. Ә менә шагыйрьнең әдәби осталыгы, тел үзенчәлеге, шигъри ачышлары, яңалыклары хакында җентекләп бәян итү җитеп бетми. Әдәбиятны камилләштерү өчен бу бик кирәк югыйсә... – Анна Ахматова! Анна ханым! Шигырь анасы – Каләмдәшем минем! Канкәрдешем!.. Әйтелмичә калган эч серләрең, Йөрәгеңдә янган шигырьләрең, бәлки, минем күңелдәдер, җанкардәшем!.. Мин Сезнең шигырьләрдә, нишләптер, Ахматовалар, Цветаевалар рухын тоям, уртак кичерешләр, уртак хисләр белән очрашам. Кайдан килә сезгә шундый рухи тәңгәллек? – Бу бөек шагыйрәләр, һичшиксез, миңа шигырь серләрен өйрәнергә ярдәм итте. Ә рухи уртаклык – бик табигый. Беренчедән, хатын-кыз буларак, безнең хис-кичерешләребез уртак булмый хәле юк. Аннары, язмышларыбыз төрле булса да, без – Россия хатын-кызлары бит... Хәер, Марина язмышын Ходай күрсәтмәсен! Дөрес, Сез атап үткән шагыйрәләр заманында безгә караганда бик күпкә өстенрәк җирлектә формалашкан шәхесләр. Аларның белемнәре дә, рухи культуралары да бөтенләй икенче мохиттә баеган. Ләкин табигать биргән талант барыбер үзенә юл ярадыр, минемчә. Тыйнаксызлык дип кабул итмәгез, мин күңел нечкәлеге яки хис-тойгылар зәвыгы ягыннан үземне алардан түбән, дип санамыйм. Ул бит табигатьтән килә. Ә менә шул сыйфатларны үстерү, өйрәнү, камиллеккә һәм яңалыкка омтылу – анысы зур тырышлык, үҗәтлек сорый. Күп укырга кирәк. Һәркем үзенең кабатланмас сыйфатларын, җан хәрәкәтен күрсәтергә омтыла. Мин үземнең бөтен Җир шарында кабатланмас кеше булуымны тоеп яшим. Гомумән, бөтен кеше дә шулай. Минем кебек кеше бүтән бер Җирдә дә юк... Бу бит искиткеч әйбәт! Шигырьләрдә әнә шуны күрсәтергә тырышам. – Аерылып җирдән, Әверелеп кошка, Без китәсе беркөн Тәңре шулай кушкан. Соңгы очыш безнең Булыр йолдызара – Бер канатым ак. Бер канатым кара. Сезнең шигырьләрегездә ак белән кара, шатлык белән кайгы гел янәшә йөриләр. Шулай даиҗатыгызда да, тормышыгызда да кара таплар күбрәк булды кебек... – Ак белән кара – искиткеч поэтик төсләр. Тормыш үзе шуннан гыйбарәт. Минем иҗатымда да, тормышымда да кара таплар бөтенләй юк. Ә менә кара төсләр булмый калмый икән. Хәер, минем ак төсләрем дә җитәрлек. «Каеннарның ап-ак күлмәге» дип тә яздым мин. Икесе дә бар. Нәкъ менә шигырьләремдәгечә: бер канатым ак, бер канатым кара... – Каз канатым! Үз канатым. Түз канатым! – Кемдер синең белән идән себергәндә... Сез тормышта мондыймизгелләрне еш кичерәсезме? – Тормышта синең ак канатың белән «идән себерүчеләр» очрамый калмый. Андыйларның – эше шул... Ләкин мин хәзер аларга бик югарыдан, очыш биеклегеннән карарга өйрәнеп киләм. – Имеш, хәзер шигырь яратмыйлар, Кирәк түгел шигырь, янәсе. Шигырьнең дә, шагыйрьнең дә, имеш, Арзанайган, төшкән бәясе. Бүген шулай диючеләр аз түгел. ӘСез бу фикер белән килешәсезме? Бүгенге шигърияттә Сезне ниләр борчый? Аңа нәрсә җитми? Шигъриятнең киләчәген ничек күзаллыйбыз? – Кешеләрнең шигырь яратканы булган кебек, шигырь яратмаганы да була. Бу бик гади нәрсә: димәк, аңламыйлар Аңламаган нәрсәне бәндә яратмый. Нишлисең инде, бөтен кеше дә рухи яктан бер үк дәрәҗәдә була алмый бит... Кемдер аңламаганга күрә генә шигъриятнең бәясе төшә алмый. Безнең эрага кадәр дә шулай булган, хәзер дә. Ә бүгенге шигърияттә, безнең татар шигъриятендә – мине борчыган нәрсә шулдыр: ул да булса – гаҗәпләнеп, сокланып укырлык әйберләр юк! Бик күпләргә фантазия, хыял җитми. Бер-берсен кабатлау күбәйде. Шигырьдә яңалык булырга тиеш. Кеше әйтмәгәнне әйтү. Һәм – акыл сатмау. Шигъриятнең киләчәге дә, үткәне дә булмый. Шигырь һәрвакыт шигырь булып кала. Кеше, шагыйрь нинди булса, шигърият шундый булачак. Әлбәттә, мин шагыйрьләрнең хөр күңелле булуын һәм вакыт масштабында иҗат итүләрен теләп калам. Замана вә заман кысалары белән генә чикләнмичә... Үзем дә шуңа омтылам. – Гомер буе мине урладылар... Ялгышмасам, җыентыкларыгызга кермәсә дә, күңелегездә генә йөрткән шундый шигъри юлларыгыз бар. Чынлап та иҗат юлыгызда плагиатлар, шигырь караклары белен очрашырга туры килдеме? – Әйе, минем шундый бер шигырем бар шул. Мин аны Сезгә студентлар белән очрашуда укыган идем бугай. Бу – ачынып язган шигырь. Һәм ул шигырьгә генә кагылмый. Минем ихласлыгымны, бай рухымны, бәйсезлегемне, якты омтылышларымны күпсенүче, теләкләремә аяк чалучы бәндәләр хакында ул. Алар кешенең матурлыгын, ягъни кешеләр ышанычын урлаучылар... Ә инде шигырь караклары дигәннән, андыйлар да булды һәм әле дә бар... Алар аны үзләре бик яхшы белә! Шагыйрь бит ул яхшы хуҗа шикелле, үзенең һәр сүзен, ачышын истә тота. Чын шагыйрь урлашмый ул. «Минем сине укыганым да юк», дип аклану да көчсез. Димәк, укырга кирәк. Һәм кабатламаска! Башка авторны хөрмәт иткән кеше андый юлга бармый. Ә менә тәнкыйтьчеләр һәм мөхәррирләр мондый нәрсәләрне бик тиз күреп алырлык сизгер, хәбәрдар һәм укымышлы булырга тиеш. Алар авторны яклаучы да булсыннар. Һәрбер шигъри юлга мөһер куеп булмый бит. Плагиат – күңелсез һәм хурлыклы нәрсә. Авторны рәнҗетә һәм аның беренчелегенә кул сузу булып тора... – Минем тормыш ачык сәхнә иде. Корылмады чаршау-пәрдәләр. Тамашачы кайсы юаш булды, Кайсылары узды бәргәләп. Әйдегез, Сезнең тормыш юлыгызда очраган юашлар һәм усаллар турында сөйләшик әле. Тормыш юлында очраган һәрбер усалны санап бетереп булмас. Хәер, аларга рәхмәт, чөнки мине дә усаллыкка өйрәттеләр... Мин дә усал була беләм. Ләкин – явыз түгел... – Әкиятләрнең ахыры матур була, Әкиятләргә килә кайтасы, – дисез. Ә Сез менә хәзер нинди әкияттә яшәр идегез? Мин әкияттә бик озак яшәдем инде, энем. Шул гына коткарып килде дә. Хәзер исә мин чынбарлыкка бирешә башладым, дип куркам. Хәер әкият бит ул тормышның нәкъ үзе. «Мең дә бер кичә» әкиятен мин тормыш өчен кулланма дип атар идем. Анда тормышның бөтен очраклары да диярлек урын алган. Изге китаплардагы кебек... – Һай сусадым мәхәббәткә, Туйдым политикадан. Мәхәббәт гыйлемен укып, Булып политик надан. Ник йөрергә гыйшык тотып, Мәхәббәттән олы без. Тибә бездә сыйнфый йөрәк, Сәясәтнең колы без... – Мәхәббәт һәм сәясәт... Болар бер-берсенә искиткеч тыгыз бәйләнгән. Киң мәгънәсендәге мәхәббәттән башка, ягъни кешене ярату, ихтирам итүдән башка дөрес сәясәт була алмый. Сәясәт иң беренче чиратта шәхес мәнфәгатеннән чыгып, алып барылырга тиеш... – Күзәтеп киләм: иҗат кешеләре дөньясында, нишләптер, аерылышулар саны шактый күп. Сезнеңчә, моның сәбәпләре нидә? – Минем кавышканым да, аерылышканым да юк. Белмим, энем... – Яши торгач, белдем инде яхшук, Мәҗлесләрнең нәрсә икәнен... Уйлап барам: Тансыкбикәме мин Ул табынга – артыкбикәме? Сез мәҗлесләрне, шау-шулы компанияләрне яратасызмы? – Зур мәҗлесләрне яратмыйм. Әмма рухи яктан якын кешеләр белән сөйләшеп, әңгәмә корып, күңелне бушатып утыру бик рәхәт. Аралашу бик кирәк. Ләкин андый мизгелләр дә бик сирәк... – Тәкәббер булмадым – горуррак булдым. Тупаслык кылмадым – турырак булдым... Хакым бар димәдем, гаделлек көттем. Ак иде кигәнем – каралып бетте.... Шулай да холкыгыздагы иң төп сыйфат нинди? Үзегездәге нинди сыйфатларны яратмыйсыз? Кешеләрдә нәрсәне гафу итәсез, ә нәрсәне кичерә алмыйсыз? – Кешеләрдә иң күралмаган сыйфат – хөсетлек, көнчелек һәм ялган. Аннары байлык артыннан куучыларны җенем сөйми. Барыбер кала бит ул... Надан бәндәләрне дә яратмыйм. Бигрәк тә – үзен акыллы, дип йөрсә. Акыл бер нәрсә, хәйләкәрлек – икенче. Еш кына хәйләкәр кешене дә «башлы», «акыллы» дип уйлыйлар. Ләкин акыл – кешелекле, ә хәйлә – кешелексез була. Үземнең төп сыйфатым – эчкерсезлек. Ләкин ул миңа бик кыйммәткә тешә. Әшәкелек, наданлык, алдашу һәм хәйләкәрлек мине ярсыта, һәм мин «холыксыз» булып күренәм. Ләкин мин зур эшләрдә бик түземле һәм сабыр кеше, Аллага шөкер. – Шигърият – яшьлек, проза – картлык, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? Мин шигырьдә калам – Аллам да ул, Үзем дә ул, газиз балам да! – дигән шигъри антыгызга кайчангача тугры булып калырга уйлыйсыз? – Прозаның да төрлесе була. Бу – холыкка бәйледер кебек. Шигырь исә карт та, яшь тә булмый. Шагыйрь, әлбәттә, үзгәрергә мөмкин. Яшьлек дәртенә алмашка зирәклек, тормыш фәлсәфәсе килә. Ә шигърияттә борын-борыннан мәхәббәт һәм фәлсәфә янәшә яшиләр. – Сез һаман яшьлек дулкынында тирбәләсез. Ә үзегез бүгенге заман яшьләре турында нәрсә уйлыйсыз? – Юк, энем, мин инде яшьлек дулкынында тирбәлмим... Соңгы еллардагы шигырьләрем шактый арыган, эчке һәм тышкы каршылыклардан газапланган кеше хисләрен чагылдыра. Аларның күбесе әле дөньяга чыкмаган, берәм-берәм дигәндәй газета-журналларга бирергә җыенам... Бүгенге заман яшьләре – бик тә рациональ. Аларда моң азрак шикелле... Әйбергә, чүпрәккә мөкиббән. Романтика дигән нәрсә барыбер кирәк ул... – Талант бүләкме, әллә җәзамы? – Талант – табигатьтән һәм ата-анадан бирелгән зур бүләк. Шул ук вакытта ул бик зур җаваплылык та сорый. Язучы хезмәте – газаплы да, ләззәтле дә. Шагыйрь булу – ул әле шигырьләр язу гына түгел, ул – яшәү рәвеше дә. Һәрхәлдә, гамьсез һәм рәхәт тормыштан шагыйрь булып китмиләрдер... – Нишләптер, Сезнең шигырьләрегезгә композиторлар аз мөрәҗәгать итә? – Мин үз шигырьләремә үзем көйләр яза башладым әле... Модадан калышмыйм дип түгел, йөрәк кушканга. Ә композиторлар алар шигырьләргә «мөрәҗәгать итмиләр», аларга үзең мөрәҗәгать итү кирәк икән... – ... Тәрәзәдән карамыйча гына Каргый идем һәрбер бәйрәмне, – дисез. Нишләп бәйрәмнәрне шуның чаклы яратмыйсыз? – Бәйрәмнәрне яратмаучылар бик күп... Сәбәпләре дә җитәрлек. Мин үземнең күңел бәйрәмнәремне яратам. Кызганыч, алар сирәгрәк була. Дөресен генә әйткәндә, безнең илдә бәйрәмнәр бик күп, хәтта туйдыра, башлый... Әле бит аларга туйлар, туган көннәр, тагын әллә нәрсәләр дә өстәлеп тора... Бәйрәм ул – көтеп алынырга тиеш. – Бер сер сезгә бүләк итәрмен Иң соңыннан әйтеп китәрмен... Бүген укучыларыбызга үзегезнең серегезне чишәргә уйламыйсызмы? Бөтен сорауларыңа җавап биреп баргач, серемне дә алырмын, дисең инде син, Рәмис энем. Юк, сер-сер булып калсын... Шагыйрә йөрәгендә ниләр булмас... Серсез калырга ярамый. Әңгәмәбез әнә шулай итеп ярты юлда өзелеп калды. Юбилярыбызга ничә яшь тулды? Анысын да әлегә сер итеп сакларга булдык. Хәер, шагыйрьләрнең яшен сорарга ярыймы соң?! Алар һәрвакыт мәхәббәт яшендә бит.Әңгәмәдәш - Рәмис АЙМӘТ.
“Шәһри Казан”, 2002 ел
Чыганак: http://sptatar.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев