Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бер кадакка сукканда гына, авылларыбызны, милләтебезне саклап кала алабыз"

Арча район башлыгы имамнардан вәгазьләрендә татар теленә игътибар итүләрен сорый. Бу хакта ул ифтар мәҗлесендә чыгыш ясаганда әйтте, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" басмасы. “Бүген, бәлки, безнең тарафтан сезгә игътибар да, ярдәм дә җитеп бетмидер, әмма сезнең эшләгән эшегез безгә бик кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул җыелган кунакларга. “Гомеремә халкыбыз, милләтебез өчен болай борчылырмын дип уйлаганым юк иде. Тыныч кына бизнеста эшләп ятканда, менә монда китереп куйдылар. Бүгенге көндә безне борчый торган мәсьәләләрнең берсе - ул телебез, милләтебез мәсьәләсе. Без, бер булып, бер кадакка сукканда гына, авылларыбызны, милләтебезне саклап кала алабыз. Сез бу эшнең башында торырга тиеш, дип саныйм. Зинһар өчен, авылларда яшьләрне мәчетләргә, дингә тартыгыз. Мин безнең районда диннең юнәлеше дөрес дип саныйм. Кайбер җирләрдә радикаль яклары да бар инде аның, минем анысы турында сөйләшәсем дә килми. Бергәләп эшләп, яшьләрне дингә тартып, авылларыбзга, районыбызга карата мәхәббәт тәрбияләсәк, безнең киләчәгебез якты булыр”, - ди район җитәкчесе, имамнарга мөрәҗәгать итеп. “Бүгенгесе көндә телебез дә бетеп бара. Беркөнне Президентыбыз белән сөйләшкәндә дә әйттем. Без татар телен кухняга куып кертеп барабыз, чөнки авылдан чыгып китешкә, рус теле кирәк, капканы атлап чыктың, рус теле кирәк. Мәктәпне тәмамлап, институтка барып кергәч,  рус теле кирәк. Әле мәктәпне тәмамлаганчы ук, имтихан бирергә,  рус теле кирәк. Татар теленә дә вәгазьләрегездә азрак игътибар итсәгез иде,  дип сорыйм сездән”, - дип сөйләде ул. “Бергәләшеп, динебезне, милләтебезне күтәрсәк, бәлки безнең турыда да киләчәк буыннар яхшы итеп искә алырлар”, - дип, үз фикерен әйтте Арча районы башлыгы.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев