Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эш­ләргә һәм яшәргә кирәк

Республикада “Ел хәйриячесе-2016”  бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләгәндә, актер, телевидение алып баручысы, Россиянең атказанган артисты  Александр Олешко түзмәде, яхшылык эшлисе килүен залга кычкырып әйтте. “Тиздән Казанда бушлай концерт куям. Минем дә игелекле гамәл кыласым килеп китте”, – диде ул. Аның бу тәкъдиме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да ошады. Быел хәйриячелекне үс­терү, җәелдерү, социаль яр­дәмгә мохтаҗ булган балаларга, инвалидларга, өл­кән­нәргә ярдәм итүгә юнәл­тел­гән бу чарага ун ел тулды. Шушы вакыт эчендә 28,5 миллиард сум акча җыел­ган. – Моннан ун ел элек хәйрия белән шөгыльлә­нер­гә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Кешегә тормыш Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер генә тапкыр бирелә. Шуңа күрә бер-беребезгә ярдәм итеп, аңлашып эш­ләргә һәм яшәргә кирәк. Шушы вакыт эчендә эш­ләгән эшләребез белән без бик күпләргә үрнәк, – диде Татарстанның беренче Пре­зиденты, Дәүләт Киңәш­чесе Минтимер Шәймиев. – Ун ел дисәк тә, хәйрия эшләре шактый еллар алданрак башланды. Иң зур эш “Колшәриф” мә­чете, “Благовещенск” соборын торгызу булды. Безнең барыбызга да хәйрияче Әс­гать Галимҗанов үрнәк булып тора”. Рөстәм Миңнеханов исә киләсе бәйгедә Әсгать Га­лим­җанов исемендәге но­минация бул­­­дыру кирәк­леген әйт­те. Чынлап та, күпләребез әнә шул Әсгать абый үр­нәгендә яхшы гам­әлләр кыла башладык та инде. Үз хезмәте белән акча табып, күпме ятимнәргә ярдәм иткән кеше ул. Аның исеме югалмаска тиеш. Бу но­минациядә нәкъ аның төсле тырышып тапкан малын кызганмаган кеше җиң­сә, дөресрәк булыр, мөгаен. Быел  йөзгә якын кешене сигез номинациядә бү­ләкләделәр. Араларында эшмәкәрләр, хәйрия фондлары, массакүләм мәгълү­мат чаралары, кеше кайгысына битраф булмаган игелекле кешеләр бар иде. Рөстәм Минһаҗиев Апас районының Иске Йомралы авылы өчен зур эшләр башкарган. Җиде ел рәттән авыл яшьләре арасында хоккей турниры уздырган, авыл зиратын, мәчетен тө­зек­ләндерүгә өлеш кер­т­кән. Әлеге чарага Зәйдән Хөс­нетдиновлар гаиләсе дә килгән иде. Алар физик мөмкинлеге чикләнгән бала үстерәләр. Мондый бәй­рәмдә катнаша алуларына шат икәнлекләрен яшерми­ләр. Республи­каның күп кенә районнарыннан үрнәк гаиләләр бар иде биредә.  Мамадыштан Антоновлар да әлеге чарага чакырган өчен Президентка рәхмәт­ләрен җиткерде. Залда киң күңелле, ярдәмчел җитәк­челәр белән беррәттән физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дә бар иде.  Күбесе сәхнәдә чыгыш ясады. Тәб­рикләү тантанасы кү­ңелгә тиярлек чыгышлар белән үрелеп барды. Инвалидлар үзләренең нинди сәләткә ия икәнен тагын бер кат күрсәттеләр. Алар өчен мөм­кинлекнең чиге юк. Залда “Ватаным Татарстан” газетасының “Кайсы­гызның кулы җылы?” сә­хифәсендә язмышлары бәян ителгән күп кенә көчле рухлы кешеләр дә бар иде.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев