Татар матбугаты
Бер бала үстерүче әти-әниләр салым түли башларга мөмкин
Туучылар санын арттыруның яңа ысулын уйлап тапканнар. “Аз балалы” гаиләләргә салым салмакчылар. Ә менә итәк тутырып малай-кыз үстерүчеләргә ай саен 100 мең сумга кадәр акча вәгъдә иткәннәр. Бала тәрбияләүне хезмәт стажына да тиңләштермәкчеләр. Алда безне ни көтә?
Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов ил Президенты Владимир Путинга яңа закон проекты концепциясен тәкъдим иткән. Аның нигезендә күп балалы гаиләләргә ярдәм чараларын арттыру күздә тотыла. Ике куянның койрыгын берьюлы тотарга теләп, демографик хәлне дә яхшыртмакчылар. Тик Россия Дәүләт Думасы депутатлары яңалыкны хупламаган. “Күп балалы гаиләләрнең статусы турында”гы закон проектын гаиләдә бер бала тәрбияләүче “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә өйрәнде.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүген илдәге барлык гаиләләрнең нибары 6,5 проценты күп балалы булып исәпләнә. Итәк тутырып малай-кыз үстерергә батырчылык итүчеләргә илдәге балаларның биштән бере туры килә. Яңалык иң беренче чиратта ишле гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш, дип фаразлана. Юрий Крупнов сүзләренә караганда, закон кабул ителсә, күп балалы гаиләләрнең тормышы яхшырачак. 2030 елда илдә демография мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, дигән ул. Ничек итепме?
Күп балалы гаиләләрне өч төркемгә бүләргә киңәш иткәннәр. Беренчесе – аз керемлеләр, алар тулысынча дәүләт карамагында булачак, дип көтелә. Икенче төркемдә – мул тормышта яшәүчеләр, димәк, дәүләттән ярдәм дә өлешчә генә күрсәтеләчәк. Ә менә “мөстәкыйль гаиләләр” төркеменә керүчеләргә күбрәк үз җилкәсенә таянырга туры киләчәк. Болай бүлү бик кирәк дип тә искәрткәннәр. Чөнки ярдәм тизрәк барып җитәчәк. Шул ук вакытта күп балалы гаилә булып, ир яки хатынның икесенең берсе үлү очрагыннан тыш, тулы булган һәм өч яки аннан да күбрәк (иң кечкенәсенә 18 яшь тулмаган) бала тәрбияләүче гаиләләр санала.
Ишле гаиләләргә матди ярдәм күләме дә билгеле. Айлык түләү балалар санына бәйле. Өч-дүрт балалы гаиләләргә – 25 мең, биш-җиде малай-кыз үстерүчеләргә – 45 мең, сигез һәм аннан да күбрәк ул-кыз тәрбияләүчеләргә исә 100 мең сум түләргә тәкъдим иткәннәр. Дәүләттән ярдәм моның белән генә бетми. Бала тәрбияләүне хезмәт стажына кертмәкчеләр. Түрәләр бу эшне катлаулы һәм әһәмиятле, дип бәяләгән. Әллә моны хәзер генә белгәннәрме? Бала карау-тәрбияләү – һәммәсе бергә тимер итәр, ди бит халык мәкале. Күп балалы гаиләләргә ярдәм хезмәт күрсәтү яки нәрсәдер бирү рәвешендә дә күрсәтелергә мөмкин. Мәсәлән, концертка яки спортзалга абонемент сатып алып бирсәләр, аптырап китмәгез.
Алга таба “демографик киләчәк шәһәрчекләре” дә пәйда булмагае. Ишле гаиләләргә кая туры килсә, шунда җир кишәрлеге бүлеп бирү тәҗрибәсеннән читләшеп, алар өчен махсус торак пунктлары төземәкчеләр. Биредә яшәү өчен бөтен уңайлыклар булырга тиеш, дип тә искәрткәннәр. Югыйсә бүген буш кырда бирелгән җир кишәрлеге тормышны җиңеләйтү урынына, аны катлауландыра гына. Йорт җиткерү өчен күпме акча кирәк! Күп балалы гаиләләр шәһәрчегендә яшәргә теләмәүчеләргә исә ипотека алганда, дүртенче сабыйдан башлап, һәр балага 20 процент күләмендә ташлама вәгъдә иткәннәр. Әлеге максаттан Киләчәк фондын оештыру күздә тотыла. Ишле гаилә башлыкларына да сөенеч бар. Закон проекты нигезендә “Атказанган әти” орденын гамәлгә кертмәкчеләр. Автомобиль сатып алганда ташлама да каралган.
Ә менә сәламәтлеге аркасында бала алып кайта алмаучылардан кала, бәбисез гаиләләргә һәм бердәнбер ул-кыз тәрбияләүчеләргә салым салмакчылар. Тик әлегә аның күләме генә билгесез. Җәмгыятьтә яңа салымга бәйле фикерләр төрле. Күпчелек моның мәгънәсен аңламый. Чөнки итәк тутырып бәби үстерәсе килгән әти-әниләр бернинди акчага да карап тормый. Закон илдә туучылар санын арттыру урынына, нәфрәт кенә уятмасмы? Шуңа күрәме, кайберәүләр салымны тәҗрибә рәвешендә илнең аерым төбәкләрендә генә гамәлгә кертеп карарга тәкъдим иткән.
Былтыр Татарстанда 56 мең 381 бала дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда, туучылар саны 1,9 процентка азрак. Узган елның тугыз аена алынган мәгълүматларга караганда, республикада туган сабыйларның 40 проценты гаиләдә беренче булып туган балага туры килә, 45 проценты – икенче, 12 проценты – өченче, 3 проценты – исә дүртенче һәм аннан соңгы малай-кызлар.
Эльвира Вәлиеа, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев