Татар матбугаты
Белоруссиядә Фәрит Яруллинның истәлеге мәңгеләштерелгән
Татарстанның Мәдәният министрлыгы Дубровенск районы Башкарма комитеты рәисеннән рәхмәт хаты алды.
Автор, Дубровенщина халкы исеменнән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга Беларусь Республикасында Фәрит Яруллинның истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерә.
Хатта искә алынганча, талантлы татар композиторы, «Шүрәле» беренче милли татар балетының музыка авторына бюст 2017 елның 1 июлендә Дубровно шәһәрендә ачылган. Хат авторы һәйкәл куюны Дубровенщинада соңгы елларда булган әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип атый.
Искәртеп узыйк, Фәрит Яруллин Бөек Ватан сугышы елларында Беларусь Республикасының Витебск өлкәсе Дубровенск районын азат итүдәге сугышта һаләк булган.
Моннан тыш, Дубровенск районы Башкарма комитеты рәисе тантаналы чараларды катнашу өчен килгән Татарстан Республикасы артисларының профессиональлегенә югары бәя биргән.
ТР Мәдәният министрлыгы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев