Татар матбугаты
Беларусь Республикасының "Чишмә" татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте Г.Тукайга багышланган кичә уздырды
Минскида үткән бу кичә турында оешма әгъзасы Мәдинә Касимова-Лумпова “Татар-информ” агентлыгына сөйләде.
“Апрель – Тукай туган ай. Татар халкының бөек әдипләрен без һәрдаим искә алып торабыз. 10 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Мәдәни программа өч өлештән торды. Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре татар, башкорт, рус, инглиз телләрендә яңгырады. Шулай ук балаларыбызга да сүз бирдек. Алар шагыйрьнең балаларга багышланган шигырьләрен яттан сөйләде, “Бала белән Күбәләк” шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Сәхнәдә чыгыш ясау нәниләргә бик кызыклы булды. Кичәнең өченче өлешендә өлкән буын вәкилләре чыгыш ясады”, – ди Мәдинә ханым.
Минск татарлары Тукайга багышланган шигырләр дә укыган. Шул хакта Мәдинә ханым: “Безнең арада шигърият яратучылар шактый. Аларның күбесе үзләре дә иҗат итә. Кичәдә Тукайга багышланган шигырьләргә дә зур игътибар булды. Иң үтемле итеп Рәсидә Заикова һәм Фәнүзә Гыйльмуллина укыды”, – диде.
Аның сүзләренчә, милли җәмгыятьнең мәдәни чараларында катнашуы бигрәк тә яшьләр, балалар өчен әһәмиятле. “Кызганычка, хәзер татар телендә өлкән буын гына сөйләшә, яшьләребез арасында телне азмы-күпме белүчеләр булса да, кечкенә балаларыбыз татарча аңламый диярлек. Урамда, мәктәптә татарча сөйләшү юк бит. Үзара без татарча гына сөйләшергә, ана телен өйрәтергә тырышабыз”, – ди Мәдинә Касимова-Лумпова. Ул үзе дә “Чишмә” җәмгыяте карамагында оештырылган татар теле дәресләрен алып бара.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев