Корбан бәйрәменең барлыкка килүе бөек Пәйгамбәр, Аллаһы Тәгаләнең дусты Ибраһим (галәйһи сәлләм) һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһи сәлләм) белән бәйле. Хак Тәгалә Ибраһим Пәйгамбәрне (галәйһи сәлләм) зур сынау белән сыный – бердәнбер угылын корбан итеп китерергә куша. Ибраһим Пәйгамбәр (галәйһи сәлләм), Аллаһка буйсынып, ул кушканны эшләргә җыенып кына торганда, тавыш ишетә: “Күңелеңә салу аша без сиңа күрсәтеп биргән әмерне икеләнмичә үтәргә булдың. Синнән шунысы җитә. Бу изге гамәлең өчен без синең сынавыңны җиңеләйтербез. Без әнә шулай үзебезгә итәгать иткәннәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (Коръән Шәриф, “ас-Саффат”, 105 нче аять). Бу галәмнәр Раббысы булган Аллаһның беркемнең дә корбанына мохтаҗ булмавын һәм инде әлбәттә кеше үлемен теләмәвен тагын бер кат исбатлый. Бәйрәмнең тарихы Аллаһы Тәгалә юлында үз малың, вакытың, көчеңне корбан итәргә, тәкъвалык күрсәтеп, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә.Корбан гаете күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия һәм Дагыстанда бүген - рәсми ял көне. 03.17 сәгатьтә иртәнге намазга азан яңгырады. 03.20-03.30 сәгатьтә - Сөннәт намазы, 03.50 сәгатьтә Фарыз намазы, 04.30-04.45 сәгатьтә бәйрәм вәгазе укылды. 05.15 сәгать тирәсендә - бәйрәм намазы укылды. 05.30 сәгатьтә хөтбә әйтелде, 05.35 сәгатьтә намаз Коръәннән дога уку белән тәмамланды. Казанда Гает намазы 61 мәчеттә узды. Корбанны 1 нче сентябрь көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 2-3 нче сентябрь көннәрендә дә чалса була. Казанда корбан чалу өчен махсус мәйданчыклар эшли. Диния нәзарәте дә 2 меңнән артык сарык чалып, аларның итен “Зәкят” хәйрия фонды аша мохтаҗларга, инвалидларга һәм ятимнәргә таратачак.


Ничә тел беләсең - син шуның кадәр кеше
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үз вәгазендә мөселман галимнәренең фәнгә керткән өлеше турында сөйләде. Татар мөселман галимнәренең ислам дине, шәригать фәннәре үсешенә керткән өлеше турында әйтте. Мәктәп балаларын Белем бәйрәме белән тәбрикләде. Мөфти, рус язучысы Чеховның "Ничә тел беләсең – син шуның кадәр кеше” дигән цитатасын китереп, ата-аналарны балаларының телләр өйрәнүендә кыенлыклар булдырмаска чакырды, белемгә омтылырга кушты.
Рөстәм Миңнеханов: Рухи пакьләнеп яшәргә язсын!
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, татарстанлыларны социаль челтәрләрдә котлап, "Корбан бәйрәм мөбәрәк булсын!" дип мөрәҗәгать итте. Республика лидерының бәйрәм мөрәҗәгате белән чыкты. "Чын йөрәктән сезне изге Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм. Бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман бөек Аллаһка аны олылап гыйбадәт кылган бу көннәрдә дин тотучыларның тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылышын тагын да ачыграк тоябыз. Хаҗ кылучы булсын, Корбан гаетен гаиләсе, якыннары, туган-тумачасы белән бәйрәм итүче булсын – без һәммәбез Аллаһы Тәгалә ихлас догаларыбызны кабул итәр һәм иманыбызны тагын да ныгытып, балаларыбызга, оныкларыбызга тәкъвалык үрнәге булырдай изге эшләргә бәрәкәтле көч бирер дип өметләнәбез. Мөселманнар, христианнар һәм башка традицион диннәрне тотучы кешеләр инанган мәңгелек рухи хәзинәләр яшәешнең нигезен тәшкил итә, безнең күңелләрдә гаиләләребез, республикабыз, илебез һәм бөтен дөнья цивилизациясенең якты киләчәге өчен җаваплылык хисе уята. Төрле милләт һәм төрле дин вәкилләренең уртак йортына әйләнгән Татарстанда Корбан гаете – аеруча зурлап уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе. Болгар ислам академиясенең Ходайның рәхмәте иңгән шушы көннәрдә ачылуы барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең, меценатларның, хәйриячеләрнең нәтиҗәле, килешеп эшләвенә бер мисал булып тора. Барчабызга күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакьләнеп яшәргә язсын!

Владимир Путин котлавы
Россия Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хаҗның тәмамлануын аңлата торган әлеге бәйрәм ныклы рухи тамырларны хәтерләткән уникаль традицияләргә ия. Дәүләт башлыгы буыннар арасындагы элемтәгә дә тукталды, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайты. «Өммәтнең бөтенлеге һәрвакытта да, бүгенге көндә дә милләтара һәм динара диалогны камилләштерү, ил үсешендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен ныклы нигез булып хезмәт итә. Әлеге гаять зур потенциалның белем бирү, мәгърифәт, мәдәни проектларда гамәлгә ашырылуын күрү күңелгә рәхәтлек бирә», – диелә Россия Президентының тәбрикләү сүзендә.Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаете
Казанның Мәрҗани мәчетендә узган Корбан гаетенә 3 меңнән артык кеше килде.













Нет комментариев