Татар матбугаты
Базарда нинди хәлләр булмас?!
Бәяләр уйнап торуына тәмам күнегеп беттек инде. Шуңа да базар-кибетләргә чыккач, азык-төлекнең кайда, ничә сумга сатылуын ачыклар өчен, әллә ничә сәүдә ноктасын әйләнеп чыгучылар барлыкка килде. Болай тикшереп тә йөрмәсләр иде, ни кызганыч, бүген күпләрнең пенсиясе, хезмәт хакы очны-очка ялгап яшәргә генә җитә шул.
Статистлар атна саен республикадагы азык-төлек бәяләренә анализ ясый. Татарстан дәүләт статистика идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы атналарда яшелчә, җиләк-җимешкә бәя төшү күзәтелә. Бу, билгеле инде, сезон белән бәйле. Күпләрнең бакчасында, мулдан булмаса да, уңыш өлгерде, шуңа да бәядә үзгәреш күзәтелә. Мисалга, алдагы атнада бәрәңгенең бер килограммы 29 сум 20 тиен булса, хәзер ул уртача 25 сум 96 тингә калган. Башка яшелчәләр белән дә шул ук хәл. Аеруча кәбестәнең бәясе төшкән: бер атна эчендә 22 сум 33 тиеннән 17 сум 72 тиенгә калган. Бер ай элек кенә аның килограммын 50 сумга сатып алырга туры килә иде.
Соңгы бер атна эчендә тагын нәрсәләргә бәя төшкәнме? Статистлар туңдырылган балык, үсемлек мае, маргарин, тавык йомыркасы, шикәр комы, бодай оны, дөге, карабодай, токмачларга бәянең бераз гына кимүен (тик артык сизелерлек түгел) белдерә. Ә менә сыер ите, тавык, атланмай, каймак, тары ярмасы, аракыга бәя күтәрелгән.
Бәя бездә арзанрак
Колхоз базарындагы вәзгыятьне ачыклар өчен, әлеге сәүдә мәйданына барып, сатучылар белән дә сөйләшеп кайттык. Килә-керешкә Чуашстаннан килгән апалар белән очраштык. Сүзгә саран булып чыкмадылар, яшелчә үстереп көн күрүләрен, аларны зур мәйданнарда игеп акча эшләүләрен әйттеләр. Казанга кыйммәтрәк бәягә сатар өчен килүләрен дә яшермәделәр. Безнең базарларда сатып, тормышларын алып баруларын әйттеләр. “Атнага бер көн киләбез, – ди Зина ханым. – Кайвакыт ике тапкыр да була”. Ул авылларында колхозның бетүе, ферманы шәхси кеше алуы, авыл халкына эш калмавы хакында сөйләде. Менә шуңа да алар яшелчә үстереп, сату итү кәсебенә кереп киткәннәр икән. Кәбестәне – 15, чөгендерне – 30, ташкабакны – 30, кабакны – 35, сарымсакны 200-250 сумнан саталар. (Сүз уңаеннан, бәяләр турында сорашканда, “чөгендер” дип татарча әйтеп куйгач, чуашча да “чөгендер ул”, – дип елмаеп куйдылар.) Базардагы бәяләр хакында кызыксынуымны белгәч, үзләрендә азык-төлекнең арзанрак булуын да җиткерделәр. “Безнең районда җитештерелгән сөт ризыклары бик тәмле. Ряженкабыз калак белән ашый торган, шулкадәр куе. Монда андыйны бер тапкыр да очратканыбыз юк. Ярты литры 36 сум тора. Кайнаган бер литр сөт 60 сум. Ә менә кайнамаганын төгәл әйтә алмыйм, 35 сум тирәсе бугай”, – ди Зина ханым. Әлеге ризыкларның Татарстанга кадәр килеп җитмәвен, бары тик Чуашстанда гына сатылуын әйтте ул. “Сезгә кадәр килеп җитсә, аның бәясе дә артачак”, – дип куйды.
Базар буйлап йөргәндә, яшелчәләрнең, чыннан да, Чуашстаннан күп кертелгәненә инанырга туры килде. Адым саен – ут күршеләрдән килгән кишер, чөгендер, бәрәңге. Үзебезнекеләр бик аз. Булса да, шактый кыйммәт. “Үзебез үстергәч, кыйммәткәрәк сатасы килә бит, – ди Сәлимә апа соравыма каршы. – Без бары тик бакчада үскәнне генә сатабыз. Помидорны, мәсәлән, мин килограммын 100 сумнан алып 180гә кадәр бирергә тырышам. Ашламалар сипмим, экологик яктан чиста ризык итеп үстерәм мин аны, шуңа бәясе дә кыйммәт”.
Җиләге кемнеке?
Колхоз базарында җиләк-җимешләр дә бик күп. Анысын Мари Иленнән китергәннәр. Дөрес, Яшел Үзәннән, Раифадан дип бакча җиләге саталар иде. Анысының килограммы өчен 350 сум сорадылар. Ә менә кура җиләге белән кызыксына башлагач, сатучысы бәя күзәтеп кенә йөргәнемне белгәч, әйтмәде. Хәер, базар тулы кура җиләге, аны – 300-350 сумга саталар. Маридан килгән слива белән сырганакка – 200, чиягә – 250, карлыганга – 230, кара җиләккә – 200-250, күк җиләккә 350-380 сум сорап торалар иде. Вак кына абрикосны 60 сумга куйганнар.
Үзебезнең җирлектә үскән сырганакны да сатып торучылар бар. Аларда да бәя шул ук. “Чуашстаннан килеп яшелчә саталар, Мари Иленнән җиләк-җимеш китерәләр, алар ничек үстерә белә соң?” – дип сорыйм сатучылардан. “Каян килеп җиләк-җимеш Мари Илендә үссен, Белоруссиядән кайтартылган ул. Алдалап саталар. Маридагы һава шартлары да бездәге кебек. Мондый эре җиләкләрне берничек тә күп иттереп үстереп булмый. Бакчада кара карлыганның беткәненә әллә кайчан, алар һаман да сата. Кеше белмичә ала”, – ди бер сатучы.
Ите дә, сөте дә мулдан
Колхоз базарында ниләр генә сатылмый. Җаның ни тели, шуны табарга була. Бер читтә үсентеләр белән сәүдә итәләр, дару үләннәренең дә үз сату ноктасы бар. Халык йөри, кызыксына. Биредә авылдан килгән тавык йомыркасының дистәсен 60 сумнан алырга була. Анысы инде безнең җирлекнеке булып чыкты, Биектаудан килдек, диделәр. Базарның эчке ягын да да сату гөрли. Итләр дә, яшелчәләр дә, балыклар да тезелеп киткән. Бәяләре дә төрле. Берничә төрле итне катнаштырып, фаршлар да ясап куйганнар. Тавыкныкы – 230, сыер итеннән ясалганы – 290-380, сыер белән сарык ите кушып эшләнгәне 290-340 сум тирәсендә. Ит тә бик күп. Татарстанныкы да, Чуашстаннан килгәне дә. Бәяләре дә төрле. Кайсы җире кирәк, арзанга бирәм, дип кенә торалар. Акчаң булса, теләгәнеңне сатып алырга була. Нәрсә дисәң дә, базар бит ул!
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев