Татар матбугаты
Башкортстанда татар конгрессы корылтае узды
Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе итеп Заһир Хәкимов сайланды. 1 июльдә Уфада узган Башкортстан татарлары конгрессы җыенында Бөтендөнья татар конгрессының август аенда Казанда узачак VI корылтаена делегатлар сайладылар. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Уфа корылтаенда 400гә якын делегат, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, хөкүмәт башкарма органнарыннан, шулай ук республиканың иҗади интеллегенция һәм милли-мәдәни оешма вәкилләре, күршедәш өлкәләрдән кунаклар катнашты.
Оешманың биш еллык эшчәнлеге турындагы докладны анализлау барышында Башкортстан татарларының бүгенгесен һәм киләчәген билгели торган төп мәсьәләләр: туган тел, мәдәният һәм традицияләрне саклау һәм сыйфатлы итеп үстерү; гасырлар дәвамында күпмилләтле Башкортстан тарихын, полиэтник мәдәниятен кулга-кул, иңгә-иң торып яшәтүче башка халыклар белән татар милләте вәкилләренең үзара элемтәләре; белемле, әхлаклы, җаваплы яшьләр тәрбияләү, аларга тормышта үз урынын табу өчен шартлар тудыру, республикада милләтара дуслыкны саклау мәсьәләләре тикшерелде.
“Башкортстан татарлары - төбәкнең иң күпсанлы этник төркеме, бүген халык хуҗалыгының барлык тармакларында хезмәт куя, җәмәгать тормышында катнаша һәм республиканың үсешенә, Башкортстанда милләтара килешеп яшәү һәм гражданнар арасында тынычлыкны ныгытуга үз өлешен кертә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Башкортстан Республикасы Халыклар ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина. – Бүгенге корылтай – беренче чиратта – "Зур тизлек белән барган глобальләшү чорында үз йөзеңне ничек саклап калырга? Күпмилләтле төбәк шартларында ничек итеп сыйфатлы, дустанә һәм уңышлы тормыш алып барырга?" дигән сорауларга җавап эзләү ул".
Корылтай уздырылган “Нур” театрында Башкортстандагы татар җәмәгать оешмаларының эшчәнлеге турында һәм халык һөнәрчелеге үрнәкләреннән стендлар куелган иде.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев