Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда татар авылының тормышын күрсәткән этнографик комплекс ачылды

Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылында XVII гасырдан алып татар авылының тормышын күрсәткән этнографик комплекс ачылды. Комплексны тумышы белән Төмәнәк авылыннан булган, Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов авылның 325 еллык тарихын күрсәтү теләге белән төзеткән. “Без монда үзебезнең бабаларның ничек итеп тормыш итә башлаганын, ничек итеп яшәгәнен тасвирларга тырыштык”, – дип сөйләде Фәнир Галимов. bashk muz   “Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунакханәдә урнаша ала. Бу утарда “умартачы йорты”, “тимерче йорты”, “абзар”, “йорт”, “кара мунча” кебек мәдәни үзенчәлекләр урын тапкан. Комплексның төп экспонаты – гасыр ярым тарихы булган җил тегермәне. Аны Чувашия Республикасыннан махсус кайтартканнар. Этнографик комплексның төп вазифасы – яшь буынга XVII гасырдан алып, хәзерге көнгә кадәр булган тарихны күрсәтү. Соңгы ике елда “Бабайлар утары”нда шугалак һәм аркан юлы белән әсбаплаштырылган тау да эшләгән. Киләсе елда бу утар “Сәләт – Туймазы” аланын кабул итәчәк. Рәсми ачылыш тәүге тапкыр Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең Ык буенда урнашкан авылларның уртак Сабан туенда булды. Комплексның ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министы Энгель Фәттахов, Башкортстанның Туймазы районы башлыгы урынбасары Сергей Водопрыкин, төп оештыручыларның берсе, Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, Төмәнәк авылының мактаулы гражданины, “Бабай утары”ның хуҗасы Фәнир Галимов катнашты.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев