Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда 100 атаклы шәхеснең исемен мәңгеләштерергә ниятлиләр

Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты Советы утырышында «Башкортстан Республикасы дәүләтчелеге барлыкка килү һәм формалашу: 100 шәхес» проектының исемлеге игълан ителде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. «БСТ телеканалы проектыннан аермалы буларак, Корылтайның проекты Башкортстанның милли дәүләтчелеге чишмә башында торган атаклы шәхесләрнең исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән», - дип хәбәр итте корылтай Башкарма комитеты секретаре Айгөл Шәрәфетдинова. Исемлектә Әхмәт-Зәки Вәлиди, Шәриф Манатов, Юныс Бикбов, Мстислав Кулаев, Илдархан Мутин, Шәехзадә Бабич, Газиз Әлмөхәммәтов кебек шәхесләр бар. Совет карары нигезендә, беренче чиратта, китап нәшер ителәчәк, анда милли хәрәкәттә катнашучыларның тормышы һәм эшчәнлеге чагылыш табачак. Киләчәктә әлеге шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү уңаеннан башка чаралар - һәйкәл, бюст, мемориаль такта кую, урамнарга күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү кебек чаралар да планлаштырыла. «Республикада яшәүчеләр үз геройларын белергә тиеш. Моның өчен белем бирү учреждениеләрендә сыйныфтан тыш чаралар, Мәдәният йортларында искә алу кичәләре үткәрергә кирәк», - ди Совет әгъзалары.
 Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев