Татар матбугаты
Башкалабызның Мәрҗәни мәчетендә Лекотека ачыла
2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә Лекотека ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәчәк.
Лекотеканың тантаналы ачылышында Татарстан республикасының Президент Аппараты, Диния нәзарәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев