Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Яз, Казан!" беренче Бөтенказан диктанты узачак

14 сентябрьдә «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале кысаларында «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина катнашында «Яз, Казан!» беренче Бөтенказан диктанты узачак. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә. Гүзәл Яхина үзенең «Деревянная Казань» дигән әсәреннән өзек укыячак. Текстларны филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Мария Голованивская, шулай ук «Аксенов-фест»та катнашучылар тикшерәчәк. Җиңүчеләрне фестивальнең соңгы көнендә – Казан ратушасында бүләкләячәкләр. Диктантны Василий Аксеновның музей-йортында, Ленин исемендәге Мәдәният-ял комплексында, Казан федераль университетында,Үзәк шәһәр китапханәсендә, Аксенов скверында, Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында, «Московский» Мәдәният һәм спорт үзәгендә, Константин Хабенскийның арт-резиденциясендә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә һәм «Хәзинә» галереясында язачаклар. Гүзәл Яхина үз әсәреннән өзекне Казан федераль университеты мәйданчыгында укыячак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Диктантта катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Татар-информ
Фото: 24smi.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев