Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Үтемле кино" социаль акциясе узачак

1-4 декабрьдә Россиядә Кино елы һәм Инвалидлар декадасы кысаларында Казанның “Мир” кинотеатрында “Үтемле кино” социаль акциясе узачак. Бу хакта “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинотеатрда Россиядә төшерелгән “Батальонъ”, “Экипаж”, “Дневник мамы первоклассника” кебек фильмнар начар күрүчеләр өчен - тифлокомментарийлар, ә начар ишетүчеләр өчен субтитрлар белән күрсәтеләчәк. Кечкенә тамашачылар игътибарына “Савва. Сердце воина” мультфильмы тәкъдим ителәчәк. Сеанслар 9.30 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев