Татар матбугаты
Башкалабызда "Туым Җондозы" керәшен җырларын яшь башкаручылар конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте
Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең гала-концерты үтте. Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.
Концертта ялгыз башкаручылар белән бергә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәрррире Людмила Белоусова районнарның активлаша баруын билгеләп үтте. “Кайбыч якларында авыл белән авыл ярыша”, дип бу якларны уңай мисал итеп китерде ул.
“Патриотизмны без ил күләмендә күрәбез. Җирле үзаң кирәк. Башта үз авылыңны, районыңны, туганнарыңны яратырга кирәк, - диде жюри рәисе, танылган фольклорчы галим Геннадий Макаров. - Без бу фестивальдә шуның мисалын күрәбез”.
“Керәшен Нардуган бәйрәме бар. Башта ул зурлап уздырыла башлаган иде. Анда халык җыелышып күңел ача иде. Аны кайберәүләр Шайтан туе дип, кабул итеп бетермәделәр. Бераз җитдиерәк якын килергә дип уйлаштык та, шушы фестиваль туды. Ул Татарстанда уздырыла торган “Түгәрәк уен” проектының энесе кебегрәк”, дип аңлатты Геннадий Макаров.
Концертта конкурсантлар белән бергә танылган керәшен җырчылары – Вадим Захаров, "Татар моңы-2015" лауреаты Лариса Басыйрова, “Бәрмәнчек” керәшен фольклор дәүләт ансамбле солистлары – Марина Карпова, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Александр Игнатьевлар чыгыш ясады. Керәшен җырчыларының эстрада җырларында да халык мотивлары сизелә. Сәхнәдә эстрада җыры башкарган Марина Карпова җырын тәмамлагач: "Мин чын керәшен буларак, сәхнәдән җырлап кереп китәм", дип керәшен җырын җырлый-җырлый кереп китте.
Шунысы кызык, тамашачы да гала-концерт тәмамлагач "Ак барс" яшьләр үзәге залыннан җырлый-җырлый таралышты.
Киләсе елда «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале унынчы тапкыр уздырылачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев