Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Кино вакыты" Бөтенроссия форумы узачак

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә быел дүртенче тапкыр “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы узачак. Ул фестиваль көннәрендә, ягъни 5-11 сентябрьдә, уздырылачак. Фикер алышуның төп мәйданнары булып “Мир” кинотеатры һәм “Ногай” кунакханәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты шоу-румы билгеләнгән. Оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, чара актер һәм режиссер Кирилл Плетнев һәм продюсер Рубен Дишдишян масер-классы белән ачылачак. К.Плетнев тулы метражлы “Жги!” фильмын тәкъдим итсә, Рубен Дишдишян рейтинглы федераль каналларда ничек итеп фильмнары алга җибәрү серләре белән бүлешәчәк. IV форум Россиядә һәм чит илләрдә кино күрсәтү үзенчәлекләренә багышлана. Мастер-класслар, файдалы лекцияләр, фикер алышулардан тыш, форум кысаларында “Казан презентацияләре көне” дә үткәреләчк. Анда Татарстан режиссерлары үзләренең яңа проектлары белән таныштырачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев