Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда Гай Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган чара узачак

2017 елның 30 ноябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Гай Таһировның тууына 110 ел тулуга багышланган «Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләре һәм бүгенгесе» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгына  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мәгълүмат хезмәте хәбәр итте. Конференциядә хореографик фольклорның актуаль проблемалары һәм аның сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше, халык биюләренең этник үзенчәлекләре, белем бирү һәм мәдәният контекстында профессиональ хореография, фольклор биюләрен өйрәнеп тикшерүнең нәзари аспектлары һәм аларны тормышка ашыруның гамәли формалары каралачак. Шулай ук, Таһиров мирасы, балет сәнгатендә, халык биюләрендә аның чагылышы, бүгенге хореографиядә традицион фольклор жанрын өйрәнү, саклау һәм үстерү проблемалары да тикшереләчәк, ди проект авторлары. Халык биюләре – һәр милләтнең якты төсләргә, дәртле хисләргә бай иҗат үрнәге, ул – халыкның көнкүрешен, характерын, уй-фикерләрен, әйләнә-тирәнең гүзәллеген гәүдәләндерүче эстетик карашлар һәм сәнгати үзенчәлекле сыйфатлар чагылышы. Милли бию культурасын торгызу һәм үстерүдә Г.Таһировның роле зур булды. Аны  татар халык-сәхнә биюләре куюда башлап юл салучы дип атыйлар. Г.Таһиров фикеренчә, татар халкының культурасы чын-чынлап уникаль күренеш. Татарстанның халык артисты Г.Таһировның иҗади эшчәнлеге, шулай ук хореографик фольклор туплауга һәвәслеге нәтиҗәсендә халык бию культурасының күп кенә үзенчәлекле якларын ачыкларга һәм аны трансляцияләргә мөмкин булды. Конференциядә Идел буе халыкларының милли бию традицияләре һәм гомумән хореографик сәнгать үзенчәлекләре, аларның чыганаклары киң яктыртылачак. Бүгенге Россиянең этник-мәдәни образы гаять зур мәйдандагы табигый, географик, социомәдәни һәм башка үзенчәлекләрне колачлаган күптөрлелек белән характерлана. Шулар арасыннан бию культурасын аерып күрсәтү аеруча мөһим. Чыннан да, илебезнең һәр төбәге үзенчәлекле сыйфатлары белән, шул исәптән хореографик планда да, бер-берсеннән аерылып тора. Димәк, милли фольклор турында тарихи динамикадан чыгып фикер йөртү һәм аның бию сәнгатендәге гәүдәләнеше, регионның мәдәни контекстыннан чыгып бәяләгәндә, чорыбызның актуаль бурычларыннан санала, ди чараны оештыручылар. Белешмә: Гай  Хаҗи улы (Гайнулла Хаҗимөхәммәт улы) Таһиров 1907 елның 9 гыйнварында Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә туган. 1925 елда ул Казанга килә һәм 1928 елга кадәр Татар театр техникумында укый, бер үк вакытта балет студиясендә дә шөгыльләнә. Үзенең хезмәт юлын Г.Таһиров  1928 елда Татар дәүләт академия театрында биюче һәм балетмейстер булып башлый. 1933-1938 елларда ул СССР Зур театры каршындагы хореография училищесында укый. 1939 елдан алып 1952 елга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. 1952 елдан 1970 елга чаклы  Гай  Хаҗи улы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленда эшли, ә лаеклы ялга киткәнче Казан дәүләт мәдәният институтында яшь балетмейстер һәм  биючеләрне  тәрбияли. Г. Таһиров  куйган биюләр матур һәм бай фантазияле булулары белән аерылып тора, хореография һәм башкару үзенчәлеге ягыннан чын мәгънәсендә халыкчан була. "Сания" һәм "Эшче" дигән беренче операларында Гай Таһиров куйган хореография, бию күренешләре биюләр куючы яшь белгечнең балетмейстерлык осталыгын гына түгел, башкару сәләтен дә күрсәтә, дип раслый сәгать белгечләре. Гай Таһиров Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә утыздан артык балет һәм опера куюны тормышка ашыра. Г.Таһиров үзенең 30 ел диярлек гомерен баш балетмейстер сыйфатында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Бу елларда дистәләрчә оригиналь ялгыз һәм күмәк биюләр барлыкка килә, алар Татарстан һәм Русия хореография сәнгатенең алтын фондына керә.  Гай  Хаҗи улының бөтен тормышы татар халык биюләре белән бәйләнгән: ул аларны өйрәнә, куя, өйрәтә. Ул – татар халык биюенә багышланган китаплар, күп санлы мәкаләләр авторы. Г.Таһиров 1995 елның 16 сентябрендә бакыйлыкка күчте.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев