Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда авыл яшьләренең Халыкара форумы ачылды

Авыл яшьләренең “Яшьләр. Авыл. АПК” дип аталган Халыкара форумы 11-14 май көннәрендә уздырылачак. Форум кысаларында Россиянең 45 төбәгеннән җыелган яшьләр тәҗрибә уртаклашыр, идеяләр алмашыр дип көтелә. Әлеге чара шулай ук авыл яшьләрен борчыган мәсьәләрне чит ил вәкилләре белән дә чишәргә мөмкинлек тудырачак. Форумда 18дән 35 яшькә кадәр авыл яшьләре катнаша. Игенчеләр сараенда узган ачылыш тантанасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Мәскәү өлкәсенең “Авыл яшьләре” союзы төбәк рәисе Александр Лагутин, Германия вәкиле Вильгельм Кох, Беларуссия вәкиле Макей Франц катнашты. Дүрт көн буена авыл яшьләре төрле семинарларда проектлар язарга өйрәнәчәк, идеяләр яңартачак. Шулай ук аларны Казан буйлап сәяхәт тә көтә. Форум якшәмбе, 14 майда ябыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев