Татар матбугаты
Башкалабыз Раштуаны каршылауда туристларны җәлеп итүче шәһәрләр арасында 3нче урынны яулады
707
0
0
Бу хакта RoomGuru.ru кунакханәләр эзләү порталына сылтама белән Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
6сыннан 7 гыйнварга кунакханәләрне броньлау нәтиҗәләре буенча төбәк башкаласы Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән соң өченче урынны яулаган.
Туристларның Раштуаны каршылауда топ-10 иң популяр Россия шәһәрләре арасында шулай ук Сочи, Ярославль, Вологда, Екатеринбург, Калининград, Псков һәм Иркутск бар.
Сайт мәгълүматлары буенча, иң кыйммәт кунакханәләр Сочида булган – уртача тәүлегенә 4,9 мең сум, ә иң арзан отельләр Псковта (3,1 мең сум). Казанда бер кешегә уртача тәүлеклек бәя 3,34 мең сумга төшкән.
Раштуа бәйрәмен каршылауда Россиянең топ-5 кече шәһәрләре исәбенә Суздаль (Владимир өлкәсе), Великий Устюг (Вологод өлкәсе), Звенигород (Мәскәү өлкәсе), Плес (Иваново өлкәсе) һәм Сортавала (Карелия) кергән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев