Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Баш мөхәррирләр Тукай туган көнне шигъри марафон үткәрде

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә караган Актаныш, Сарман, Алабуга, Минзәлә, Чүпрәле, Нурлат, Әтнә, Әгерҗе филиаллары җитәкчеләре, ветераннары Тукай туган көнне шигъри бәйрәмне үзенчәлекле, яңача билгеләп үттеләр – Интернет челтәре аша шигъри марафон үткәрделәр, дип яза район газетасы. Ватсаптагы үз төркемнәрендә филиал җитәкчеләре – баш мөхәррирләр, канатланып, Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, хисләнеп, иптәшләренең чыгышларын тыңладылар, әлеге шигырьләрне башка төркемнәргә дә җибәрделәр. Шигъри рух белән дус булып, бергә җыелырга язсын, дигән фикер марафонның төп шигаре булды. Бу акция мөхәррирләргә шул кадәр ошады ки, алар киләчәктә тә үзара иҗади аралашуның яңа формаларын уйлашырга кирәк дигән карарга килделәр.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев