Татар матбугаты
Балтачта гомерен татар тарихын барлауга багышлаган галим Равил Фәхретдиновка мемориаль такта куелачак
16 март көнне Балтач районы урта мәктәбенә мемориаль такта куелачак. Гомерен татар тарихын барлауга багышлаган галимне якташлары онытмый, диде Равил Фәхретдиновның хатыны Әлфия ханым Фәхретдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Улларым белән зиратка барып кайттык. Каберенә чәчәкләр салдык. Туганнар җыелып коръән ашы укыттык. Аллага шөкер, Равилне онытмыйлар, бигрәк тә якташлары хөрмәт итә. 16 март көнне Балтачка, туган ягына кайтырга ниятләп торабыз. Анда урта мәктәптә Равил исеме язылган мемориаль такта куелачак. Мәктәп музееның бер почмагын кайчандыр үзләрендә эшләгән Р. Фәхретдиновка багышлаганнар. Шәхси әйберләрен бездән дә алып киттеләр. Якташларын онытмыйлар, рәхмәт аларга», - ди Әлфия ханым.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Илһам Гайнетдинов: «Равил абый кебек күренекле шәхесләребез белән горурланып яшибез. Олуг галим, язучы безнең мәктәптә эшләгән, балалар укыткан, мәктәпкә мемориал такта беркетелүе табигый күренеш. Гомумән данлыклы, ил алдында казанышларга ирешкән башка баһадир шәхесләребезне дә онытырга хакыбыз юк», - диде.
Татар галиме Равил Фәхретдинов исеме археология фәненә нисбәтле даирәдә шактый ук таныш . Аны Россиядәге галимнәр генә түгел, хәттә чит ил коллегалары да сагынып искә ала.
«Фәнне ташламады, һәрвакыт эзләнде, белемен чарлады, - ди хатыны. - Саф һава сулап керергә дә онытмый, язып арыган арада кулына гармун алып сыздырып җибәрә торган иде. Балалар үсә башлагач, аларны да экспедицияләргә алып чыкты. Әниебез исән чакта Балтач юлына тузан төшермәде инде. Туган ягын бик ярата иде бит. Малайларны балыкка ияртеп барырга да җай тапты. Шәхсән үзем дә Балтачка икешәр айга кайтып китә торган идем. Аллага шөкер, әни белән бик дус-тату яшәдек. Хәзер дә Равилнең туганнары белән тыгыз аралашып торабыз».
Равил Фәхретдинов Тукай шәхесенә аерым бер җылы хисләр белән караган. “Язучылар, әдәбият белгечләре Тукай турында бик күп язалар, тик менә берсе дә әнисенең кайда күмелгәне белән кызыксынмаганнар,”- дип борчыла торган була ул. Сасна Пүчинкәсендә Зөфәр Бәширов белән бергә йөргәннәр. Галим Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен эзләп табып аңа таш куйдыру эшләрен Мәдәният министрлыгы дәрәҗәсендә хәл итүгә ирешә. Ханбикәбез Сөембикә манарасына ай куйдыру эшләрен дә башлап йөри. Заманында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы тарихи «Мирас» комиссиясе рәисе вазифасын башкарган.
Р.Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, гомумән, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку ярдәмлекләре һәм күргәзмә әсбаплар авторы. “Без халыкка, бигрәк тә балаларга, мәктәп эскәмиясеннән үк үзенең борынгы тарихына мәхәббәт тәрбияләүне бурыч итеп куярга тиеш”, - дип санаган ул. Яшь буында үз тарихына мәхәббәт уятуда шактый көч куйган.
Археолог буларак искә алганда, Равил абыйның Иске Казанны өйрәнүенә аерым тукталырга кирәктер. Мондагы экспедицияләргә ул уллары Раил һәм Камилне дә җәлеп иткән. 20 ел дәвамында әлеге тарихи урыннарны җентекләп өйрәнә. Нәтиҗәдә Иске Казанга багышланган тарихи-этнографик музей һәм археологик база гамәлгә ашырыла. Быел яз айларында Иске Казанда Равил ага багышланган зур чаралар көтелә.
Р.Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язучы, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да иде. Шул рәвешле, ул татар дөньясында фәнне популярлаштыру-таныту җәһәтеннән гаять игелекле гамәл кыла. “Җырчы”, “Ташлар моңы”, “Кичке азан”, Мондадыр безнең бабайлар” китаплары гыйльми сүзнең кайнарлыгы, фактологик төгәллеге, затлы-зыялы тел белән бәян итүе ягыннан аерылып тора. Татарстан, Идел буе, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгечнең 280 гә якын басма хезмәте, шул исәптән 30 дан артык китабы бар.
Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Балтач районының Кариле авылында дөньяга килә.
1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Институтның татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый. 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада белем ала. Аның фәнни җитәкчесе күренекле археолог А.Х.Халиков була. Аспирантураны тәмамлап 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыкларын ачыклый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе бенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый. Күп санлы китаплары өчен Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп сайлана.
Р.Г.Фәхретдинов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев