Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач укучылары "Без төрле, әмма без бергә!" милли мәдәният фестивалендә катнашты

Балтачтан Артур Гарифуллин, Гөлшат Галимуллина һәм Алия Хафизова 18 ноябрь көнне «Без төрле, әмма без бергә!» дип исемләнгән Россиянең медицина һәм фармацевтика югары уку йортларының милли мәдәният фестивалендә катнашты, дип яза район басмасы.

Егет-кызлар фестиваль сәхнәсендә татар халык биюен тәкъдим иткән. Алар бүгенге көндә Киров медицина академиясе студентлары. Шулай да бию белән шөгыльләнүләрен туктатмаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев