Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районында чыгарылыш сыйныф укучыларының карнавалы узды

Соңгы елларда Балтач районында чыгарылыш сыйныф укучыларының тормышларын матур мизгелләргә баету юнәлешендә күркәм чаралар күп үткәрелә. Уку елы тәмамланганда “Соңгы кыңгырау”, “Чыгарылыш кичәсе” район күләмендә мөмкин кадәр матур итеп уздырыла. Бу юлы “Хыял” яшьләр үзәгендә 11 нче сыйныф егетләре һәм кызлары өчен Яңа ел карнавалы да булды, дип яза районның “Хезмәт” басмасы. Карнавалда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов: “Сезнең алда - сайлау елы, авыр һәм җаваплы чор. Уңышлар, тормышта һәрберегезгә үз урынын табарга насыйп булсын. Ә бүген мәктәп елларының кабатланмас мизгеле булган Яңа ел карнавалында рәхәтләнеп биеп, күңел ачыйк”, – дип, якынланып килгән Яңа ел белән котлады. Карнавал, чыннан да, кабатланмас мизгелләргә бай булды. Укучыларның активлыгы, җыр-моңга, биюгә сәләтле булулары сокландырды. Чара барышында укучылар да, тамашачылар да күптөрле биюләрне карап хозурланды, аларның тарихы белән танышты. Шулай ук яшьләр уеннарда катнашып, бүләкләр дә оттылар. Карнавалны кичке дискотека дәвам иттерде, диелә Балтач районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев