Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтач районы балалар бакчасында Көз бәйрәме үткәрделәр

Балтач районының Бөрбаш авылы балалар бакчасында һәрбер бәйрәм үзгә итеп оештырыла. Көзне каршы алу дип аталганы да бик матур кичәгә әверелеп, балалар күңеленә эз салды, тамаша кылырга килгән әти-әниләр күңеленә дә кереп калды, дип яза районның “Хезмәт” газетасы.

Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру, безнең җирлектә үсә торган яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру максатыннан, бәйрәм шигырьләр, җыр-бию, викторина, уеннар белән үрелеп барды.

Балалар бәйрәмгә тәрбияче, әти-әниләре белән алдан ук хәзерлек эше алып барды һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, табигый материалдан, тозлы камырдан ясалган әйберләрдән кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Әти-әниләрнең фантазияләре күп булып, әлеге талантларын алар балаларына да өйрәтеп, гаилә белән ясалган иҗат җимешләре туды. Конкурста барлык балалар бик теләп катнашты. Тырышулары өчен алар ахырдан мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр. Әлеге бәйрәм якты хатирәләр калдырып узып китте, ә алда алар тагын булачак һәм һәрберсе үзгәлеге белән аерылып торачак, дип ышанып яза район басмасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев