25 март көнне Кемероводагы “Кышкы чия” сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде... "Татар-информ" хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты.
Дүрт катлы "Зимняя вишня" сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган.
Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.
Ял көне булганга, сәүдә залына килүчеләр бик күп булган. Балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән әти-әниләр дә булган. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаганар. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән чыгып аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.
"Ул яз аен яратмый иде..."
"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында Казаннан 11 яшьлек кыз М. һәлак булган дип яздылар. Мәктәп укучысы 5 яшьлек сеңлесе белән ял иткән. Кызның сыйныфташы үзләренчә, янгын вакытында кызлар икесе дә һәлак булган. “ВКонтакте” социаль челтәрендә М. үзенең яшәү урыны буларак Казан шәһәрен теркәгән. Ләкин ул Кемерово өлкәсендә торган һәм укыган. Сыйныфташлары бу мәгълүматны болай гына язып куйган, моңа артык әһәмият бирергә кирәкми дип әйтә. М. театр студиясендә шөгыльләнгән. Мәктәптә яхшы укыган. Үләр алдыннан социаль челтәрдәге аккаунтына “Это конец” дип язып куйган."Мәчеттә ярдәм оештырдык"
Кемерово өлкәсе “Дуслык” татар үзәге каршындагы “Таң” татар яшьләре оешмасы рәисе Руслан Мөхәммәтшин: - Бик зур кайгы, әлбәттә. Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Һәлак булган, хәбәрсез югалган, зыян күргән кешеләрнең саны артканнан арта бара. Хәзерге вакытта янгын урынында коткаручылар эшли. Мәгълүмәтләр белән социаль челтәр аша гына танышабыз, чөнки үзәк урамнарда юллар ябык. "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы Кемеровоның үзәк урамнарының берсе булган Ленин проспектында урнашкан. Шәһәрнең иң популяр, иң яхшы сәүдә-күңел ачу комплексы иде. Шәһәр халкы күп йөрде, аеруча ял көннәрендә.
"Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем"
Кемеровода яшәүче татар егете, милли хәрәкәт активисты Мансур Саттаров: - Кемеровода үле тынлык, бөтен дөнья бушап калган кебек. Шәһәр халкы бу хәлләргә әле дә ышана алмый. Иң аянычлысы: күпме кешенең гомере өзелде. Һәлак булучыларны искә алырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк. Барысы да “Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы янындагы утыргычларга чәчәкләр, уенчыклар куя.

"Тормышның чын кадерен белдем"
Кемеровода яшәүче Оля Жукова: - Фаҗига буласы көнне мин "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә булырга тиеш идем. Әмма гомерем бетмәгән булган икән. 10-15 минутка такси машинасы соңга калмаган булса, бүген исән булыр идем микән мин? Мин косметика компаниясенә заказлар җыю белән шөгыльләнәм. Үзәккә чираттагы заказымны алырга барасы идем. Тиз генә җыендым да такси чакырттым. Тик ул бик озак килде. Юлда бөкеләр булган икән. Үзәккә барып җитәрәк янгынны күргәч өнсез калдык. Озак вакыт аңыма килә алмыйча, ышана алмый тордым. Ышанасызмы-юкмы, бөтен гомерем күз алдымнан узды. Өйгә кайткач әнине кочаклап туктый алмыйча еладым. Тормышның чын мәгънәсендә кадерен белдем. Бу фаҗига шәһәр халкына авыр кайгы, зур югалтулар китерде. Янгында вафат булучыларның гаиләләре, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашам."Чын педагогларча үлгән"
"Комсомольская правда" язуынча, янгында №17 гимназия укытучысы Татьяна Дарсалия һәлак булган. Ул сәүдә үзәгендә 14 яшьлек кызы белән булган. Кызы котыла алган, аны әнисе төртеп кинозалдан чыгарып җибәргән, үзе исә төтенгә тончыгып егылган.
"Кинозалда бернинди куркынычсызлык чаралары да каралмаган"
Алексей Плаксин: - Минем ике улым бар. Без һәрдаим “Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан зоопаркка йөрдек. Икенче атнага мультфильм карарга барырга теләгән идек. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар арасында танышларыбыз булмаса да, шәһәр халкы өчен бу уртак хәсрәт. Фаҗига хакында социаль челтәрдән укып белдем. Башта ышанмадым, чөнки интернетта һәрвакыт арттырып язалар. Кызганыч, боларның барысы да дөреслеккә туры килде. Уйлап карасак, кинозалда бернинди куркынычсызлык чаралары да каралмаган. Югыйсә һәлак булучыларның саны аның кадәр булмас иде. Кешеләр хәзер үзләре өчен генә яши. Иң мөһиме кесәләре калын булсын.
"Без янабыз, бәхил булыгыз!"
Фаҗига булган көнне “Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында урнашкан зоопаркка 6 сыйныф укучысы Мария әнисе белән килгән. Кыз үзенең “Вконтакте” социаль челтәрендә диварга “Без янабыз” һәм “Мөгаен, бәхил булыгыздыр” дип язып куйган. Без Марияның сыйныфташы Настя белән аралаштык.
.jpg)

Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан.
Янгын вакытында кинотеатрның ишекләре бикле булган дип хәбәр итә шаһитлар. Янгын вакытында укучылар кинозалда мультфильм караган. Сәгать кичке бишләр тирәсендә кызларның берсе апасына шалтырата һәм үзәкнең януын хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, укытучы исән калган. Ул мультфильм карарга кермәгән, сәүдә үзәгендә урнашкан кибетләрдә йөргән. Янгын нәтиҗәсендә югалган 12 яшьлек кызларның берсенең апасы Кристина белән элемтәгә кердек. - Әлегә бернинди мәгълүмат юк. 6 сәгать моргта утырабыз. Безне мәетне тану өчен чакырдылар, - диде Кристина "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Янгын менә шушы батут залында башланган дип фаразлана. Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан.
"Бер генә ишек ачык иде"
Фото кинотеатрның рәсми сайтыннан

Нет комментариев