Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларга Тукай телен өйрәтергә бик кыен" - Фирдәвес Габдрахманова

Казан шәһәренең 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фирдәвес Габдрахманова фикеренчә, хәзерге балаларга Тукай телен аңлату авыр. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Казанның “Юность” мәдәният сараенда үткән I Бөтенроссия “Туган телем – Тукай теле” фестиваль-бәйгесендә белдерде. “Без татар халкының бөек шагыйрьләренең әсәрләрен балалар белән еш сәхнәләштерәбез. Балаларның үзләренә дә бу бик ошый. Бу юлы без Габдулла Тукайның “Һәркем эштә” мәсәлен куйдык. Барлыгы 4 бала сәхнәләштерде, аларга алтышар яшь. Балаларга Тукай телен өйрәтергә бик кыен. Тукайның “Бәхетле бала” дигән шигыре бар. Алар аны балалар бакчасында җырлыйлар. Балаларга “мөгаллим”, “сабак” дигән сүзләрне өйрәттек. Күп балалар татар телен белми. Телне гаиләдә өйрәтергә тиешләр, бакча гына бу эшне башкарып чыга алмый”, – диде тәрбияче.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев