- Минтимер Шәрипович сездә үзегез өчен аеруча кадерле булган нинди сыйфатлар тәрбияләде?
- Әти-әниләрнең һәм әби-бабайларның балага карата әйтелгән “иң акыллы сүзләре” дә мисалларында күрсәткән абруйлары каршында югалып кала. Дәү әти – бәхәссез авторитет һәм күпләр, шул исәптән минем өчен дә, үрнәк. Акыллы, зирәк җитәкче, уникаль харизмалы, тирән фикерле һәм көчле рухлы кеше. Дәү әтиебез безне, оныкларын, һәрвакыт тырыш һәм җаваплы булырга өйрәтте. Минем өчен аның белән бергә булган вакытлар аеруча кадерле, чөнки әлеге сәгатьләр - акыл-зирәклек һәм кешеләрне, тормышны аның бөтен чагылышында ярату буенча тормыш дәресләре.
- Камилә ханым, бер ай элек үзегез дә әни булдыгыз. Сезне ихластан котлыйбыз! Дәү әтиегезнең төпле киңәшләрен үз балаларыгызны тәрбияләгәндә дә кулланачаксызмы?
- Әйе, дәү әтиебезнең юбилее алдыннан безнең зур гаиләбездә сөенечле һәм көтеп алынган матур вакыйга булды – аның беренче оныкчыгы туды. Безнең бөек дәү әтиебез оныкчыгын кулларына алып, сөеп яратты инде. Әлбәттә, балабызны тәрбияләүдә аның киңәшләрен һичшиксез кулланачакмын һәм баламны көчле нәселнең лаеклы вәкиле итеп тәрбияләп үстерүгә бөтен көчемне куячакмын.
- Дәү әтиегезнең матур юбилее уңаеннан, аңа нинди теләкләр телисез?
- Кадерле дәү әтием, сине үзем һәм гаиләбез исеменнән шундый матур бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәм! Беренче чиратта төп тормыш дәресләрең – безгә кылган яхшылыкларың һәм күңел җылың, тормышка булган бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтең, зирәклегең һәм нинди генә ситуациядә дә үзеңә генә хас үткен юмор хисең өчен рәхмәтемне җиткерәсме килә. Әлбәттә, сәламәтлек һәм син генә уйлап табарга сәләтле яңа проектларны тормышка ашыруда иҗат дәрте телим. Тагын бер кат рәхмәт сиңа!
Фото язма героеның шәхси архивыннан алынды
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев