Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бала шатлыгы – минем шатлык" - Флера Сөләйманова (ӘҢГӘМӘ)

Флера Сөләйманова турында сүз чыкса, аның беренче сыйфаты итеп тыйнаклыгын, аннан сабырлыгын, киң күңелле булуын билгеләп үтәләр. Күптән инде аны татар җыры анасы дип тә саныйлар. Әниләргә хас бөтен сыйфатларны үзенә сеңдергән олпат җырчы белән Рәшит Ваһапов исе­мендәге фестиваль вакытында сәх­нә артында гәпләшеп алдык. Флера апа җырга мөнәсә­бәте, яшәеше турында сөйләде. Әңгәмә Рәшит абый турындагы истәлек­ләрне барлаудан башланды.   – Рәшит абыйны халык бик яраткан дип сөйлиләр. Халык мәхәббәтен нинди сыйфатлары белән яулады икән ул? – Халык кебек гади, ихлас, җор телле иде ул. Тавышы, сөй­ләме, җырлавы да үзенчәлекле иде. Лә­кин бу үзенчәлекне дө­рес­ләргә тырышучылар да табылып торды. Радиода бер мәлне менә шушындый күренеш булды. Рәшит абый җыр яздырырга килде, матур итеп киң сулыш алып җырлап җибәрүе булды, кон­церт­мейстер Екатерина Соколова туктарга кушты. Әһә дибез, мишәрчәне “тотты”. Гөлсем апа бу урында болайрак җырлый иде дип, өйрәтә башлады бу. Рәшит абый түзмәде, чын йөрәк­тән: “Карале бу марҗаны, миңа татарча өйрәткән була”, – дип ачуланды. Аның бу фразасы бик озак еллар мәзәк булып телдән-телгә кү­чеп йөрде. Шундый кешеләр бе­лән эшләгән елларны искә алам да, ничектер,  күңелләр яктырып ки­тә. – Ваһапов белән бергә эшләдегез, димәк? – Рәшит абыйның үзе белән түгел, аның янәшәсендәге җыр­чы­лар белән күбрәк эшләдем. Аның баянчысы Гани Вәлиев бе­лән чирәм җирләргә чыгып китү­ләр истә. Казанда исә татар концертлары күбрәк Качалов теат­рында узды. Репетиция­ләр вакытында еш кына Рәшит абый белән Усман ага Әлмиев бәхәс­ләшеп китәләр иде. Чөнки оештыручылар гомер-гомергә шушы ике шә­хеснең кайсына иң соңгы итеп җыр­лау, йомгаклап кую хокукын бирергә белмичә тәмам гаҗиз булдылар. Иң соңгы чыгыш ясаучы ул инде иң дәрә­җәлесе, олпаты санала. Усман абыйның соңгы булып чыгасы килә, халык исә күб­рәк Рәшит абыйны үз итә. Ләкин Рәшит абый беркайчан да, мин чыгам дип, Усман абыйның юлына аркылы төшмәде. Кире­сенчә, ул Усман абыйны соңгы башкаручы итеп билгеләсеннәр өчен концертка соңга калып килә иде. Янә­се, бөтенләй дә килмәскә мөмкин, аңа исәп тотмасыннар. Ул чакта бит кәрәзле элемтә юк, кемнең кайда йөргәнен тиз генә белешә алмыйсың. Ләкин бу ният чынга ашмый кала, Рәшит абый­ның театр­га килеп керүе була, аны әйдүк­ләп сәхнәгә әзер­лиләр һәм йомгаклау хокукын бирәләр иде. Бик яраттылар аны. Репертуары да халыкчан, тавышы да ягым­лы, аннары дуэт бе­лән җыр­лап та халык мәхәббәтен казанды. Ул чор җыр­чылардан мин ялгызым калып барам бугай инде. – Сара апа Садыйкова язмышыгызга тәэсир иткән икән. – Яшьлек белән шәхеснең олпатлыгын, аның сиңа нинди зур тәэсир ясаганын аңлап та бетер­мисең. Сара апа мине, гап-гади эшчене, мехчылар фабрикасы хез­мәткәрен җитәкләп диярлек җыр дөньясына алып керде. Ә бер бәйгедән кайтканда, Сара апа: ”Гани бригадасына үз кулларым белән биреп җибәрәм, юкса үземә дә син бик кирәк. Күр­деңме нинди уңыш казандың! Мин сине җырчы ит­тем”, – дип бер уфтанып, бер сөенеп сөй­ләнеп кайтты. Минем киләчәктән курку да көчле булган, күрәсең, ачу да килгәндер инде. Нинди уңыш, үз кулларыгыз белән мине ирсез, гаиләсез тормышка этәрдегез, дип әйтеп ташладым. Сара апа шундый үп­кәләде, юл буе башка минем белән сөйләш­мәде. Җырчылар икешәр-өчәр ай гастрольләрдә йөргәч, гаи­ләсез була икән дип чын күңел­дән инанганмындыр инде. Шө­кер, әни булу бәхетләрен дә татыдым.   – Балаларыгыз сезгә әни дип дәштеләрме? – Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шун­нан балаларым да, хәзер онык­лар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөр­мәт, ихтирам билгесе.  Ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Әти фронтта һәлак булды, озакламый әни дә бакыйлыкка күчте. Тома ятим калгач, ике яшьлек сеңлем Фәния бигрәк кызганыч булды инде. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Әле менә 43 яшьлек өлкән улым Маратны көтмәгәндә- уйламаганда җир куенына иң­дердек. Бик авыр вакытларыбыз. Планнары зурдан, Мәскәүдә укып, белемен кү­тәреп кайткан гына иде. Улым аэронавигация буенча Рига институтын тәмамлаган иде, эшен дә, тормышны да бик яратты. Ниш­лисең бит, җыяр ризыклары бет­кән булгандыр... Булатым, олы кызым Алсу, Мара­тымның игезәк сыңары Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр киче­рәбез. Бу гаиләгә мин аяк басканда шушы игезәкләр укырга кергән генә иде әле. Бер карыйсың – матур гына уйнап йөриләр, шул арада мин беренче туган да, мин беренчерәк дип элә­гешеп тә китәләр иде. Балалар, шөкер, барысы да төпле белемле, тормышта нык басып торалар. Минем өчен борчылып, йортларын да янәшәдән алдылар. Бер ишегалдында диярлек, укмашып яшәп ятабыз. Бу хәлләрдән соң ялгызым яши алмыйм әле, Әлфия­ләргә бардым. – Сезне бик күп җирләргә мәртәбәле кунак итеп чакыралар. Матур итеп хатирә­лә­ре­гезне сөйлисез, үтемле итеп җырлыйсыз. Күңелегездә башка җырламам инде дигән уйлар тумыймы? – Мин андый чараларга җыр­латмасалар  бармыйм да. Җырла­мыйча ярамый, җырларга кирәк. Марат улыма, башым да авырта, сызланам әле дип зарлансам, си­ңа концерт куярга вакыт җиткән икән, дип әйтә торган иде. Үтә сизгер бала булды ул. Аһ-ваһ килеп концертка барам да, яшәреп, терелеп кайтам.  Җыр ул – яшәү рә­вешем. Оныкларым да шундыйлар, бик матур җыр­лыйлар. Әле берсен мәктәптә тыңлап караганнар да, ярыйсы гына җырлыйсың икән, хорга кабул итәрбез, дигән­нәр. Бала: “Ничек инде ярыйсы гына? Минем бит дәү әнием – халык артисткасы!” – дип гаҗәпләнгән. – Флера апа, җырчы бөтен җырны да яратып, күңеле аша үткәреп башкара. Шулай да, иң якыны, яратканы бардыр. – Алтмыш ел дәверендә барлык җырларымны да әниемә багышладым. Репертуарымда кү­бесе әни турында җырлар булды. “Әниемә” (Госман Әхмәт­җанов тәрҗемә­сендә казах җыры)  визит карточкама әйләнде. Гази­земә әйтеп өлгер­мәгән сүзләрем, наз­ларым, әйтер­сең лә, шушы җырга сыйган. Халык   “Гөлша­һидә” җы­ры белән дә таный иде. Ләкин бу җыр сәхнә­дән бик җыр­лан­мады. Җырның күңелемә ятышлыларын гына сайлый идем, шуңа күрә берсен генә атап, башкаларын үги­сетәсем килми.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев