Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда югалган һәм тарихи авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре күтәреләчәк

23-24 май көннәрендә Татарстанның Азнакай шәһәрендә россиякүләм (халыкара дәрәҗәдәге вәкилләр катнашында) “Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать. Югалган һәм тарихи авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре” фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узачак. Ул ТАССР оешуга 100 тулуга әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы, шулай ук, Азнакай районы оешуга 30, ә Азнакайның туган якны өйрәнү музее эшли башлауга 25 ел тулу уңаеннан үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты" дәүләт бюджет учреждениесенең татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов хәбәр итте. Делегатлар Азнакайның истәлекле һәм тарихи урыннары белән танышачак. Шул исәптән, “Чатыр Тау” янында театральләштерелгән тамаша да тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, “Азнакай — тепло покинутых деревень” исемле китапны тәкъдим итү дә күздә тотыла. Конференциянең пленар утырышы 24 майга билгеләнгән. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, Бөтенроссия туган якны өйрәнүчеләр Советы рәисе Камил Әбләзов, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы башлыгы урынбасары Гөлбану Янтурина, Бөтендөнья татар конргрессының Курган өлкәсе буенча төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Әхмәдулла Хәбибуллин һ.б. рәсми затлар катнашачак. Утырыш барышында торак пунктларның югалуы, моның сәбәпләре хакында фикер алышачаклар. Дондагы татарлар, Түбән Новгород өлкәсендә югалган татар һәм рус авыллары, хакында да сүз булачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев