Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакайда Коръән уку бәйгесе узачак

30 октябрьдә Азнакайның Үзәк Ак мәчетендә Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында конкурс үткәрелә. Азнакай мөхтәсибәте, Татарстан мөфтияте белән берлектә, Коръән уку бәйгесе һәм “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча викторина игълан итте, диелә районның “Маяк” газетасында.

Аерым алганда, ул “Хифз” һәм “Тиләвә” номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында язма тест формасында үткәрелә.

Район һәм төбәк турларында җиңүчеләр республикага уза. Биредә викторина алдынгылары кыйммәтле бүләкләр, ә бәйге җиңүчеләре Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев