Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында "Сәләт" клубы ачылды

Азнакай мәгариф һәм яшьләр идарәләре ярдәмендә 4 нче лицей базасында «Сәләт-Азнакай» клубының рәсми ачылу тантанасы узды. Яшьләр үзгендә оештырылган бу чарада шәһәрнең барлык балалар иҗтимагый берләшмәләре, “Сәләт”нең Болгар, Яшел Үзән, Аксубай, Самара клублары вәкилләре катнашты дип хәбәр итә http://www.aznakaevo-rt.ru Беренче өлештә республикадагы балалар иҗтмагый оешмалары, “Сәләт”нең республика хәрәкәте эшчәнлеге белән танышу булды. Аннын соң интеллектуаль уен үткәрелде. Анда 4 нче лицей командасы беренчелекне яулады. Кунаклар 4 нче лицейда булып, районда әлеге хәрәкәтнең үсеше турында түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Лицейда «Сәләт-Азнакай» клубы эшчәнлеге быел яз башланды. Октябрь аенда әкияти көзге бал үтте. Ул Сәләт гимныннан башланды. Балалар Түбәтәй», «Смайликлар», «Эпизод», «Танылган шәхесләр», «Мяу-мяу-мяу», «Ипподром» кебек кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Ноябрь аенда Азнакай Балалар иҗат үзәгендә Әдип Әлмир кубогына III Республикакүләм шахмат турнирының район этабы узды. Анда 30лап сәләтле һәм актив бала катнашты. Өченче чирек башында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының мәктәп этаплары башланачак. «Сәләт-Азнакай» клубы әгъзалары – актив тормыш позициясе булган, максатчан, кызыксынучан яшьләр. Буш вакытларында музейларга йөриләр, белемгә омтылалар, башкалар белән дә тәҗрибә уртаклашырга әзер. Клуб командасы яшьләр өчен уздырылган «Битва за Севастополь» Бөтенроссия волонтерлар квестында 3 нче урынны яулады. Безнең планда – "Сәләт-Әлмәт" клубы белән очрашу . – Мин «Сәләт-Азнакай» аланында 3 тапкыр сәлкеш булдым. Сәләт – яңа танышулар, яңа белем һәм зур тәҗрибә ул. Бүгенге көндә мин үземнең тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Иҗтимагый тормышта катнаша алуым өчен Сәләткә рәхмәтлемен! – ди “Сәләт-Азнакай” клубы рәисе Булат Гаптуллин. Эльвира Рәфыйкова, 4 нче лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев