Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында, мәгърифәтче-педагог Вәли Хаҗиевның тууына 110 ел тулу уңаеннан, әдәби кичә үткәрелде

Татарстанның Азнакай районы Әлкәй мәктәбе китапханәсендә, мәгърифәтче-педагог Вәли Хаҗиевның тууына 110 ел тулу уңаеннан, әдәби кичә үткәрелде, диелә җирле “Маяк” газетасында. Әлкәй мәктәбе 1998 елдан бирле Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы Вәли Хаҗиев исемен йөртә. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең хәзерге Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (элек – Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты) беренче хезмәткәрләре исәбендә, Казан берләштерелгән педагогия техникумында, аннары Казан педагогия училищесында эшләгән, күп санлы дәреслекләр һәм уку программалары авторы буларак билгеле. Мәктәп китапханәсендәге әдәби чарада исә башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Ләйлә Заһитова аларга танылган якташларының тормыш юлы, үзе бүләк итеп биргән китаплары турында сөйләде. Татар телен иң яхшы белүчеләргә ике дистә ел чамасы рәттән Вәли Хаҗиев исемендәге премия тапшырылуын белдерде, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев