Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Азнакай районында "Игезәкләр йолдызлыгы" дип аталган кичә уздырылган

Азнакай районында милли-мәдәни, рухый мирасыбызны саклау, бу кыймммәтләрне тагын да баету өстендә туктаусыз эзләнелә, иҗади багланышлар яңартыла. Әнә шундый яңалыкларның берсе булып  Мәдәни үзәктә “Игезәкләр йолдызлыгы” узды, дип яза районның “Маяк” газетасы. –Бу кичәне әзерләгәндә җирлегебездә игезәкләрнең күп булуын ачыкладык. Алар төрле яшьтә, авылларда да күпләр икән. Бүгенге бәйгебездә 7 пар катнашса, киләсе очрашуларда чараны тагын да колачлырак итеп, аңа районыбыздагы барлык игезәкләрне тартырга тырышачакбыз, – диде жюри рәисе, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова. 4-5 яшьлек Мәдинә һәм Мәликә Гыйбадуллиналар, Эрик һәм Эмиль Галимовлар, 9 яшьлек Кәрим һәм Камил Кәлимуллиннар бәйгенең матур бизәге булып, сәхнәдә бер дә югалып калмыйча, зурлар белән беррәттән барлык сорауларга ярып салып җавап бирделәр, тамашачыны таң калдырып җырладылар, биеделәр. Аларның рус һәм татар телендә иркенләп сөйләшүе күңелләргә аеруча хуш килде. 13 яшьлек Әдилә белән Камилә Шәрәфиевалар да үзләреннән зурырак Гөлназ белән Гөлчәчәк Кадыйровалардан (22 яшь), Дилбәр белән Диләрә Абдуллиналардан, Маргарита белән Лариса Мөхәммәтовалардан һич калышмый, кул эшләренә осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Бер-беренә ике тамчы судай охшаш игезәкләр тормышта да бер-берен тулыландырып, бар нәрсәне уртак итеп, бик тату, матур яшиләр. Бу аларның тормышлары яктыртылган слайдларда, сәхнәдәге чыгышларында да чагылды. Тамашачы әлеге хозурлыктан ләззәт кичереп утырды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев