Татар матбугаты
Аз булды, дип әйтмәгез!
Корбан гаете дә үтеп китте. Быел ул тагын да колачлырак узды шикелле. Моңа бәйрәм көннәренең өч көн туры килүе дә сәбәпче булгандыр. Шәһәр халкы гадәттәгечә авылга, туган якларга ашкынды: корбан чалдырды, сәдака бирде. Быел корбан чалу урыннары шәһәр җирләрендә дә байтак оештырылды.
Татарстан Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, Казанда гына да Роспотребнадзор һәм Баш ветеринария идарәләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка вәкаләтле органнар таләпләренә җавап бирерлек 20 сугым мәйданы эшләгән. Корбан гаете дә, Ураза гаете кебек үк, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга, социаль оешмаларга ярдәм кулы суза торган көн булуы белән дә аерылып тора. Бу максаттан мөфтият 2 мең 250 баш бәрән һәм 50 баш сыер чалдырган. Итләр “Зәкәт” һәм “Ярдәм” хәйрия фондлары аша таратылган. Шулай ук Сукырлар җәмгыятенә бирелгән, республикадагы 11 мәдрәсәгә, төрле районнардагы мөхтәсибәтләргә дә җибәрелгән. Бу көннәрдә “Зәкәт” фонды гына да 10 мең тонна ит өләшкән. Корбан гаете – төрле милләтләрне берләштерә, якынайта. Итне бүлешкәндә дә милләткә бүлеп карамыйлар. Татьяна ханым балалар церебраль параличы белән авыручы кызын ялгызы үстерә икән. Баласы күрүдән мәхрүм, сигез ел дәвамында урын өстендә ята. “Мөселман бәйрәме дип кире какмадым, күчтәнәч бирәбез дип чакыргач, бик сөенеп килдем. Өйгә кайткач, тәмләп аш пешереп, кызымны сыйлыйм”, – ди Татьяна.
– Быел корбан чалдырмагач, күңелсезрәк булыр инде, дип уйлаган идем, кая ул, ишегем ябылып тормады, – ди Балык Бистәсендә яшәүче Райлә Фатих. – Күрше-тирәләр керде, якыннарым авыллардан да, хәтта Казаннан кайтып корбан итеннән өлеш чыгардылар. Дога укый-укый рәхмәтләр әйттем, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Кайберсе, аз гына, кечкенә кисәк инде дип, итне оялып кына сузды. Алай әйтмәгез, дим. Корбан ите шулпасын, бисмилла әйтеп, өч тапкыр гына капсаң да, савабы чалган кешегә дә, ашаган кешегә дә була. Кабул булган корбан малы кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен чыгарга ярдәм итәчәк. Әбиләр шулай сөйли иде.
Бу көннәрдә муллаларга да эш артты. Буа районының Кыр Энәле авылы имамы Расыйх хәзрәт Хөснетдинов 1 сентябрь көнне 23 корбан сарыгы чалган. Расыйх хәзрәт сарык үрчетү белән үзе шөгыльләнә. Аның хәлләрен сорагач: “Аллага шөкер, урнаштырдык, корбан чалучылар күп булды”, – дип җавап бирде. Арча районының Түбән Мәтәскә авылы эшмәкәре Халисә һәм Илнар Сәгъдиевларның йорт яны да Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Гаетнең беренче көнендә үк, биш-алты сәгать эчендә, 62 сарык чалганнар. “Бөтен кешегә эш табылды: әти догалар укып, чалып торды, 12 ир-ат тунады, ике кеше эшкәртеп тордык, хатын, балалар табын әзерләп мәш килде, – ди Илнар. – Өйдән сарыкны яки бәрәнне тере килеш озату җиңелрәк инде ул, бер эшкәртеп бирүне оештыргач, халык хәзер шуңа күнекте. Икенче елны дусларын, танышларын да алып киләләр. Ел саен Корбан гаете җитәргә бер атна кала, ничек башкарып чыгарбыз, дип куркып торабыз, Ходай ярдәм итә”.
Питрәч районының Кибәк Иле авылы мулласы Таһир Шакиров та туганнарында дистәгә якын бәрән чалган, аларны эшкәртеп тә биргән.
Аннары авылдашлары арасында, дога укып торырсың, ничек чалырга өйрәтерсең, дип чакыручылар да булган. Таһир хәзрәт әйтүенчә, авылларында күркәм йола да бар: корбан чалучылар, шәригать буенча, бер өлеш итне туганнары белән бүлешсә, икенче өлешне фәкыйрьләргә бирә, ә бер өлешне мәчеткә дип җыеп куя. Чөнки ел саен, бергә җыйналып, корбан ашы үткәрәләр. Анда авыл халкыннан тыш, күрше мәхәлләләрдән дә киләләр. Аш-суны мәчеттә хатын-кызлар әзерли, өйдән тәм-томнар алып киленә. Табында бик күп догалар укыла, вәгазьләр сөйләнә.
Казандагы “Апанай” мәчетендә быел корбан чалуны беренче тапкыр гына оештырганнар. Әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, 50 сарык чалынган һәм иттән фәкыйрьләргә, аз керемле, күп балалы гаиләләргә дә өлеш чыгарганнар. “Мәчетебезгә йөрүчеләргә алдан ук кисәтеп куйдык: Корбан гаетенең асылы намаз укып, корбан чалудан гына гыйбарәт түгел, ә күршеләрнең, дусларның, туганнарның хәлен белешү, балаларга бүләкләр бирү көне дә. Мәчетебезгә дин сабагы укырга йөрүче балаларны, теләге булган һәркемне җыеп, күркәм чара үткәрдек. Балалар уйнадылар, ярыштылар, бәйгеләрдә катнаштылар. Теләгебез сабыйларга дини бәйрәмнәребез хакында сөйләү, йолаларыбызны күңелләренә сеңдерү иде”, – ди Нияз хәзрәт.
Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев