Татар матбугаты
Авылы калмаса да, тамгасы торсын...
– Бер авыл кешеләре Сабантуй вакытында җыелыша да, көймәләргә төялешеп, туган якларына юл тота икән. Элек Сабан туе үткәрелгән мәйданны әйләнеп, гармун уйнап, җырлап йөриләр... Кама елгасы күтәрелгәч, әлеге авыл җирлеге зиратлары, болыннары белән бергә су астында калган.
“Безнең мирас” журналы югалган һәм юкка чыгып баручы татар авылларын өйрәнү, мөмкин булганнарын саклау, тергезү проблемаларына багышлап “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү оештырды. “Әлеге үзәк өзгеч күренеш – Кама буендагы авылларның су төбендә калуы “Мирас” дигән әсәремдә бик җентекләп тасвирланды. Авылларның юкка чыгуы ул – ил күләмендә күтәрелгән кискен мәсьәлә. Без депутатлар белән бу проблеманы комитет утырышында инде ике мәртәбә тикшердек”, – дип башлады анда үз чыгышын әдип, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Әлеге мәсьәлә җәһәтендә галимнәр дә баш вата икән. Сөйләшүдә катнашкан Дамир Исхаков, Альберт Борһанов, Рафаил Шәйдуллин, Эльмира Сәлахова да ул көнне югалган авылларыбызны гына түгел, әле бүген ярыйсы гына күренүче салаларыбызны да сагалап торучы хәвефләрне барлады, әлеге вәзгыятьтә без нәрсә эшли алабыз соң, дигән сорауга җавап эзләде.
Ун кешелек авыл буламы?
Бездә юкка чыккан һәм юкка чыгу алдында торган авыллар күпме соң? “Институтыбыз күптән түгел “Татарстан Республикасының юкка чыккан торак пунктлары” дигән китап чыгарды. Анда 1200ләп авыл бар. Әмма бу тулы мәгълүмат түгел. Минемчә, соңгы йөз елда Татарстанда 1400ләп авыл юкка чыккан. Шул ук вакытта өч йөз сала бетәргә тора. Чөнки әлеге салаларда уннан да ким кеше яши. Россиядә юкка чыккан авылларны өйрәнү программасы 2007 елда башланды. Без аларны өйрәнүгә 2014тә керештек. Бу китап – юкка чыккан авылларны барлауның беренче тәҗрибәсе”, – дип җавап бирде әлеге сорауга Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш гыйльми хезмәткәре Рафаил Шәйдуллин. Дөрес, Рафаил әфәнде беренче тәҗрибә дип бераз ялгыша. Азнакайлылар институттан бер ел чамасы алдарак үзләрендәге юкка чыккан салалар турында “Хәтер түрендәге авыллар” дигән китап чыгарды. Анда җитмешләп авыл телгә алынса да, мәгълүматлар азрак дип, китапта 36 авыл турында гына бәян ителгән. Бер районнан гына җитмешләп авыл юкка чыккан икән, республикабызда 43 район барлыгын искә алсак, 1400нең дә соңгы чик булмавы бар (бу урында шунысын да искәртеп китү урынлы булыр: азнакайлылар юкка чыккан авылларны өйрәнү проблемасына багышлап 23-24 майда үзләрендә зур конференция уздыра). Сер түгел, су күтәрелү, автозавод, зур калалар төзелү нәтиҗәсендә генә түгел, совет заманында перспективасыз дип, соңгы дистә елларда оптимальләштерүгә сылтап та шактый авылыбызга ясин укылды. Ни кызганыч, соңгы вакытта илебездә шәһәрләштерү, урбанизация процессы зур тизлек белән бара. Әйтик, күрше Башкортстанда республика халкының өчтән бере авылларда гомер итсә, Татарстанда инде дүрттән бере чамасы гына авыл җирендә калды. Этнолог, социолог Дамир Исхаковның фаразларына караганда, авылларыбызның картаюы, бала табу нык кимү сәбәпле, унбиш-егерме елдан авыл халкы яртылаш кимергә, сала җирендә республика халкының уннан бере генә калырга мөмкин. “Геосәясәт күзлегеннән караганда, халыкның таралып утыру системасы зур әһәмияткә ия. Авыллар системасы юк икән, син чынбарлыкта республика түгел. Шул рәвешле без шәһәр чыпчыгына әйләнергә мөмкин. Яһүдләр, шәһәрләргә күчеп беткәч, җирсез яшәп, дәүләт корып булмавын аңлады. Һәр юкка чыккан авыл чынлыкта безнең дәүләт биләмәләрен тарайта. Бүген Татарстандагы җирләрнең күпчелеге 7-8 аграр корпорация кулында. Әлегә алар башында татарлар тора. Әмма бу җирләр башкалар кулына да күчәргә мөмкин. Әнә Мәскәү даирәләре, зур олигархлар Башкортстанның кара туфраклы җирләре белән кызыксына башлаган. Халкы миллиардтан артып киткән Кытайны, Һиндстанны ашатасы бар. Планетабызның көч-куәте кими бара”, – дип, ул киләчәктә табигый байлыкларның – җир-суларның бик кыйммәт торачагын, шуларны исән-имин оныкларыбызга тапшыру зарурлыгын искәртте.Авылы калмаса да, тамгасы торсын
Җирдәге эзләребезне барлау, хәтеребезне яңарту өчен кирәк юкка чыккан авылларны өйрәнү. “Төбәк тарихын өйрәнүчеләребезнең байтагы, Россия архивларында сакланган документларга гына нигезләнеп, Татарстанның көнчыгыш районнарына татарлар XVII-XVIII гасырда гына килеп утырган, дип яза. Дөрес түгел бу. Нугай Урдасы вакытында да халкыбыз монда яшәгән, ярым күчмә булган. Казан яулап алынгач, яңадан шушы төшкә, үз җирләренә килеп утырганнар”, – дип исәпли археолог Альберт Борһанов. Хәер, соңгы гасырдагы сәяси-җәмгыяви тетрәнүләр дә тәэсир итми калмаган: Татарстаныбызда гына күпме авыл җуелган?! Тик алар хәтеребездән җуелмаска тиеш. “Шуның өчен дә беткән авылларның зиратларын, койма белән әйләндереп алып, саклап калырга кирәк. Әлеге зиратлардагы кабер ташларын хисапка алу зарур. Җирле үзидарә, аларны хисапка алып, үз мөлкәте исемлегенә кертергә тиеш. Әгәр ул ташларны урласалар, ватсалар, гаеплеләрне суд җаваплылыгына тартырлык булсын. Алар беркемнеке булмагач, судка да биреп булмый. Әнә Әтрәч авылында булган тарихи каберлектәге илле ташның бүген егермесе генә калган. Юкка чыккан авыллар урынында, бу саланың кайчан барлыкка килгәнлеге, кайчан беткәнлеге турында кыскача гына тарихи белешмә язып, тамгалар куярга кирәк”, – дип тәкъдим итте бу уңайдан Разил әфәнде. – Шәһәр янындагы авылларны да кайгыртырга кирәк. 2012 елда Россиядә шәһәр биләмәләренә эләгеп юкка чыгу куркынычы янаган авылларның икътисадын үстерү программасы кабул ителде. Татарстанда да шундый программа кабул итәргә кирәк, – дип тәкъдим итте үз чиратында Р.Шәйдуллин. Кем белә, бәлкем, тора-бара, бу авыллар заманында башкалабызда татарның милли үзәге булган Иске һәм Яңа Татар бистәләре вазыйфасын үти башлар?! “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар, әлеге татар бистәләре – милләтебезнең шәһәр һәм авыл культурасы кушылган үзенчәлекле урыны иде, инде без аны югалтып бетерә яздык, дип уфтанды. Шөкер, Томск, Ижау, Әстерхан, Тубыл шәһәрләрендә татар бистәләре саклана әле.Төп йортта килен булса
– Авылларыбыз бетә баруның бер төп сәбәбе – борын-борыннан килгән гореф-гадәтләребезнең югала баруы. Элгәреләребез, нигезне саклаучы дип, төпчек малайны төп йортта калдыра торган булган. Тик, ни кызганыч, бу күркәм йола соңгы вакытта онытыла башлады, – дип, тарихчы Эльмира Сәлахова язылмаган кануннарыбызны искә төшерде. Әйе, элек гаилә коручы олы балалар башка чыгып мөстәкыйль яши башлаган. Төп йортка килен төшеп, өч буын бергә торган; әти-әни генә түгел, әби-бабай да оныкларны күз уңыннан төшермәгән. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның, төп йортны килен саклый, дип искәртеп торуы да – шушы йолабызны кайтарырга чакыру ул. – Тора-бара безнең авылларда да берничә гаилә генә калып, Балтыйк буе республикаларындагы шикелле хутор системасы барлыкка килергә мөмкин. Аларны туплый торган чара кирәк. Җыеннар шул вазыйфаны үти алыр иде, – дип чакырган Дамир Исхаковның тәкъдиме дә бик урынлы, бик вакытлы бит. Шулай да авылларыбыз хуторлар хәленә үк төшмәс кебек тоела миңа. Әнә Америкада, Европада шәһәрдән авылга күчү хәрәкәте бара. Пенсиягә чыккач, шәһәрдән туеп, авылга кайтып урнашучылар үзебездә дә аз түгел хәзер. Юлы, уты, суы бар икән, нигә яшьрәкләргә дә сала җиренә барып урнашмаска?! Бүген бер кешесе калмаса да, яшәр өчен кулай булмаса, анда авыл барлыкка килмәс иде бит. Сер түгел, югалган урыс авылларының күбесе бик матур урында корылган иде. Хәзер юллар да яхшырды. Билгеле, яшьләребез беренче чиратта зур шәһәрләргә якынрак авылларга өстенлек бирәчәк. Юлы яхшы, төзек булса, мәктәп автобусы йөреп торса, кечерәк шәһәрләр янындагы авыллар да бетмәячәк анысы. Әлбәттә, моның өчен иң элек кечкенә шәһәрләрдә эш урыннары булдыру дигән зур проблеманы хәл итү мәслихәт.Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев