Татар матбугаты
Авылны кемнәр яшәтә? (ӘҢГӘМӘ)
"Күңелем белән авыл урамын әйләнәм, бармак бөгеп саныйм", – ди туган авылы өчен җаны авырткан җитәкче. Санап кына калмый. Ул яшәсен өчен, кулыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшли. Читтәге якташларын да шуңа туплый белә. Балтач районының "Арбор" хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов кебекләр, алдан күрә белүче җитәкчеләр, чыннан да, авыл бәхетенә.
Авылда яшьләр дә, өлкәннәр дә кадерле, дип җан аткан җитәкче (сулда)
”Арбор” – районда урталыкта баручы хуҗалык. Күрсәткечләре, биредә башкарылган эшләре белән танышканнан соң иң элек күңелгә: ”Боларны укыгач, колхозлары таралып, ярык тагарак янында калганнар тагын, менә бит колхозның урталыкта барганы да ниләр майтарырга сәләтле иде, дип уфтаныр, арборлылардан чын-чыннан көнләшер инде дип уйладым. Ә икенчедән үзебезнекеләр өчен сөенеп, сокланып куйдым: булдыралар бит!Арбор халкын без – ватанымлылар моннан берничә ел элек, тау шуучы авыл дип, иң беренче булып республикага таныткан идек. Аннан соң да берничә мәртәбә бу үзгә, үзенчәлекле авыл, аның соклангыч кешеләре турында яздык. Җитәкчеләре үзе дә – җор телле, фикерле, бик кызыклы, ачык әңгәмәдәш. Менә бу юлы да ниләр турында гына сөйләшмәдек үзе белән.Хәмит Сәет улының кабинетына керүгә, күзем видеокүзәтү экранына төшкән иде. Сүзебез шуннан башланды да.– Ике ел элек 24 ноктага куйдырган идек, – диде ул. – Идарә итү өчен дә, контрольләү өчен дә бик уңайлы. Хәзер алардан башка булмый. Без бит Мари чигендә, юл өстендә генә торабыз. ”Визитлар” булгалап тора, чит кеше синең территорияңә нәрсәдер эзләнеп керә... Өстәвенә безнең видеокамералар юл буйларын да ”күрә”, безнең язмалардан полиция хезмәткәрләре дә файдаланып, берничә очракны ачыклады. Әле һәр төрдәге берәр техниканы ”Глонасс” күзәтүенә тоташтырган идек. Анысы шәхси исәп алып барырга бик әйбәт икән. Эш сәгате, күпме ягулык тотылган – барысы да конкрет күренеп тора. – Моның кадәр күзәтүләргә айга күпме чыгым китә? – 3500 сум тирәсе. – Кыйммәт түгел икән... – Үзен үзе аклый торган чыгымнар бу. Хәзер бит шундый заман. Бөтен әйберне технологияләр белән хәл итеп була. Менә безнең дә ватсапта үз төркемебез бар, вак-төяк йомышны шуннан гына эшлибез. Берәр кешене табасы булса да, шуннан гына хәбәр җибәрәбез. – Өстәлегездә савым залы турында брошюра ята. Хыялыгызмы? – Бүген ул хыял булудан туктады, бурычка әйләнде инде. Терлекләргә дә, терлекчеләргә дә уңайлы булган шартлар тудырырга кирәк. Тик кирәк дип кенә бөтенесен берьюлы эшләп булмый, кызганычка. Шуңа хәзерлек эшләре башладык, материаллар туплыйбыз. Ничек тә хуҗалык исәбе белән, үзебезгә яраклаштырып, үзебезчә эшләргә иде дибез. Болай эшләгәндә күпкә очсызрак чыга. Аннан соң без күп материалны Мари Иленнән, Кировтан ташыйбыз, бу да бәяләрдә чагыла. Шуңа да төзелешкә керткән капитал кимрәк тә күренә. Үткән ел, мәсәлән, төзелешкә, техникалар алуга 12 миллион сумнан артык акча тоттык, быел да шуннан ким булмас. – Быел димәктән, беренче яртысы сезнең өчен нинди булды? – Начар димәс идем. Яз соңга калып, майда безнең зонадагы өч хуҗалыкта яңгырлар яумау сәбәпле, шактый борчылган идек. Июнь яңгырлары хәлне төзәтте. Терлек азыгы культуралары да, иген басулары да сөендерә. – Быел терлек азыгы хәзерләү шактый катлаулы шартларда бара һәм бит әле һәр хуҗалыкка ел ярымлык азык хәзерләү бурычы да куелды. – Без бу кышны да азыкка кытлык сизмәдек, үзебездән артканын саттык та, запасыбыз да шактый калды. Әмма запас белән хәзерләргә дигән максат белән эшлибез. Дөрестән дә, эш бик авырдан бара, бигрәк тә коры печән хәзерләү белән проблема булды. Бер атна булса да коры көннәр торды, аннан файдаланып калдык һәм, ярый әле без дә сенаж салуның яңа технологиясенә күчкәнбез, дип сөенәбез. 60-70 процент дымлылыкта, консервантлар кушып эшләп булмаса, мондый яңгырлы елда сенаж хәзерли алмый да утырыр идең... – Терлекчелек турында сүз чыккан икән, быелгы күрсәткечләрегез нинди? Сөендерәме, әллә алдагы елдан кимрәкме? – Сөтне өч тоннадан артыграк, ә итне биш тоннага якын күбрәк җитештердек. – Нәрсә хисабына дип уйлыйсыз? – Сәбәпләр бик күп. Видеокүзәтү куеп, азык әрәм-шәрәм булмыйча, тулысы белән терлек авызына керүдән алып, таналарны аерым үстерү, генетика белән шөгыльләнә башлауга кадәр. Кеше факторы, хезмәткә мөнәсәбәт, сыйфатлы азык... – һәркайсы үз өлешен керткәндер. Бүгенгә без үткән елның шул чорына дүрт бозауны артык алган булып күренәбез. Әмма ел ахырына бу сан шактый зур булыр дип көтәбез. Каплатылган, буазлыгы тикшерелгән 75 танабыз бар, быел көтүгә бөтенесе 145 тана өстәләчәк, бу үткән елдан 66га артык. Әйткәнемчә, таналарны аерым җыя башладык, шул сәбәпле сыер савучыларда сыерларга мөнәсәбәт үзгәрде. Элек әле тана керә дип көтәләр, сыерларны бракка чыгаралар иде. Хәзер басып торган һәр сыердан күбрәк сөт алырга, сакларга тырышалар. – Генетика дидегез... – Үткән елдан без сыерларны Голландия, Америкадан кайтарылган ”Магнат” токымлы орлыклар белән каплата башладык. Чын сөт токымы бу. Инде беренче бозаулар туды. – Татарстан катнашмасының яңа токымы, димәк? – Шулай килеп чыга. Бу бозауларның кыяфәте үк башка, аларны кечкенәдән үк башкача тәрбиялисе. – Үзебезнең холмогорларны да шулай микро-макро элементлар ашатып үстерсәң, әллә никадәр сөт бирерләр иде диючеләр белән килешәсезме? – Юк, аларга мондый генетика салынмаган. – Нинди генә яңа технологияләр куллансак та, генетикалар белән шөгыльләнсәк тә, кадрлардан башка булмый. Белгечләр, башка кадрлар җитәме? – Шөкер, белгечләребез барысы да үзебезнеке. Сәләтле яшьләребез дә бар. Соңгы елларда лицейларга укырга китүчеләребез дә артты. Аларны гел белешеп, кайтсыннар иде дип көтеп торабыз. Фермага да соңгы ике елда дүрт яшь кеше – Зөһрә Ногманова, Фәридә Гарифуллина, Энҗе Фәйзрахманова, Алинә Галимова килде... – Барысын санап торасыз икән... – Болай гына түгел, күңелем белән авыл урамын әйләнеп, бармак бөгеп саныйм. Менә бүген авылда 18дән 60 яшькәчә 260 кеше бар, шуларның 78е генә бездә эшли. Дөрес, алар арасында студентлар да шактый. Әмма аерма барыбер күп. Шартларын да тудырырга тырышабыз, хезмәт хакын да вакытында түлибез, акрынлап анысы да арта бара. Үткән елның бу чорында, мәсәлән, ул җәмгыять буенча 17 мең 658 сум булса, быел 20 меңнән артык. Сыер савучыларыбыз, механизаторларыбызда бу саннар тагын да зуррак. Читтән килеп эшләүчеләребез дә бар. Аларга уңайлыклары булган тулай торагыбыз бар. Мари Иленнән килгән ир-ат: ”Мондый акча түләгәндә, мондый шартлар булганда эшлим, киләм”, – дип кенә тора. Бездә күпләр үз хуҗалыгында акча эшләүгә, күпләп терлек асрауга күчеп бара. – Сездә элек-электән терлекне күпләп асрыйлар бит. – Менә бүген авылда ике көтү чыга. Берсендә 110нан, икенчесендә 150дән артык сыер һәм тана бар. Әле бит боларга һәр хуҗалыкта булган берничә үгезне дә кушарга кирәк. Бүген шәхси хуҗалыктан көн саен 2 тонна ярымнан артык сөт җыйнала. Июнь аена гына миллион ярым сумлык акча дигән сүз бу. 3-4 сыер асраучылар шактый, 8, 9, 10ны асраучылар да бар. – Димәк, шартлар да бар. – Сөт тапшыручыларга, бездә эшләү-эшләмәвенә карамастан, 12шәр рулон саламны бушлай кайтарып бирәбез, калганын түләп алалар. Җәмгыятьтә эшләүчеләргә печән-ашлыгы да мулдан бирелә. Терлек азыгы белән моңа кадәр проблема булмады. Күпләп сыер асраучылар арасында пай җирләренең бер өлешен алучылар да бар, аларга да каршы килмәдек... Күреп торасыз, бик тырышып, эшләп яшәгәнгә, авылыбыз төзек, матур. Буш торган йортлар юк дәрәҗәсендә. Аларны буш тотмаска, кайтам дигән теләге булган кешеләргә алып бирергә булышырга тырышабыз. Һәр кешенең дә бит берьюлы түләргә акчасы булмый, биреп торабыз, берничә гаиләгә шулай булыштык инде. Шарты бер – хуҗалыкта эшләүләре генә кирәк. Авылга кайтыр идем диюче дә, башка чыгарга теләүчеләр дә бар. Шуңа күрә кырык йорт салырлык урынга, программа нигезендә, су кертеп куйдык. Быел шушы урамга газ да кертеләчәк. Әле анда бер генә йорт та төзелмәгән, берничә кеше фундамент кына сала башлады. Бу бик дөрес адым булды дип уйлыйбыз. Кайтам, яшим дигән кешене ничек тә авылга тартырга, җибәрмәскә кирәк. Авылыбызда яшәргә, эшләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Төп урамы гына түгел, һәр капка төбе, тыкрыклар да асфальт, мәктәп, клуб, балалар бакчасы, мәчет, кибетләр – һәммәсе бар. Үткән ел гына яңа скважина эшләнеп, бернинди юшкынсыз, бик әйбәт чишмә суы өйләргә килә башлады. Суны тикшертергә алып баргач, моны нинди минераль чишмәдән алып килдегез, диделәр хәтта... – Әле бит үзегездән чыккан күренекле кешеләр, танылган якташларыгыз белән дә мөнәсәбәтләрегез бик җылы, элемтәләрегез өзелмәгән... – Авыл өчен алар белән бергә бик күп эшләнде. Мәктәп ремонтына, балалар мәйданчыгы, һәйкәл төзүдә бик күп матди ярдәм күрсәттеләр. Әле менә бергәләп Сабантуй урынында күлле, бик матур парк төзергә дип хыялланабыз. Алар белән дә, авыл җирлеге башлыгы, мәктәп, мәдәният йорты директорлары белән дә бергә, аңлашып эшлибез. Менә шундый әңгәмә. Ә нәтиҗәләрне үзең яса, укучым. Фәкать шуны гына әйтәсем килә: мондый җитәкчеләре булганда бетми әле авыл, бетми...Гөлсинә Хәбибуллина, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев