Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авылга эшләргә кайтучы яшь белгечләр өчен зур суммадагы субсидия каралган

КФУның Алабуга институтында быелгы чыгарылыш студентлары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре очрашты. Министрның урынбасары Тимерхан Алишев белән бергәлектә республика грантлары, ташламалы шартларда торак белән тәэмин итү һәм башка ярдәм чаралары турында сөйләштеләр. Очрашу вакытында 10нан артык сорау яңгырады, дип белдерәләр КФУның Алабуга институтының матбугат хезмәтендә. Мәсәлән, психология һәм педагогика факультеты студентлары республиканың кайбер мәктәпләрендә, шулай ук өстәмә белем бирү оешмаларында педагог-психологларның урыны кыскартылу сәбәпле борчуда. Министр  урынбасары студентларны психологик ярдәм үзәкләренең вәкилләре белән очраштырырга әзер булуын белдерде. Тимерхан Алишев сүзләренчә, чыгарылыш студентларның эшкә әзерлек дәрәҗәсен белү өчен эшкә алучылар белән әңгәмә уздырырга кирәк. Шулай ук министр урынбасары Татарстанда яшь педагогларны авыл җирлегенә җәлеп итү максатыннан актив эш алып барыла дип белдерде. Мәсәлән, авылга эшләргә кайтучы яшь белгечләр өчен зур суммадагы субсидия каралган. Аны дәүләт яшьләргә авылдагы тормышларын оештырып җибәрү өчен түли. Моннан тыш укытучыларның файдалы шартларда ташламалы ипотека торагы алырга да мөмкинлеге бар. Шушы ук көнне мөгалимнәргә ярдәм итү өчен булдырылган “Яңа укытучыбыз”, “Укытучы-оста”, “Укытучы-остаз” программалары хакында сөйләштеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев