Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл - татарның яшәү рәвеше

Кеше туа, яши һәм үлә. Әсәр башлана, проблема үстерелә һәм чишелә. Авыллар туа, күтәрелә һәм күбесе юкка чыга. Бу — тормыш принцибымы? Алар барысы да шул канун буенча гына яшәргә тиешме? Әйтик, әсәр тормышы ул язылганнан соң да дәвам итә бит, авыл әллә ничә буын кеше тормышын үз эченә ала. Бу шулай булырга тиеш тә кебек. Россиядә 134 мең авыл бар. Белгечләр көн саен өч авыл юкка чыга, дип чаң суга. Халык шәһәргә китү ягын карый. Соңгы сигез ел эчендә генә дә 8,5 мең авыл яшәүдән туктаган. Ләкин менә араларында тыныч кына, үз җаена яшәп ятучы авыллар да аз түгел. Узган атнада без – “Яңарыш” газетасы редакциясе, “Минем Удмуртия” телеканалы журналистлары — Удмуртиянең Сюмси районының Кильмезь авылына барып кайттык. Кичтән генә Ижау шәһәрендә күпкатлы фатирда шартлау булып, андагы фаҗигадән соң, җанны кызгану, әрнү хисләре биләп алган халәттә, әлеге авылга килеп кереп, бизәкле йортларга, киң урам юлларына күз салгач, күңелгә ниндидер җылылык, тынычлык иңде.

Кильмезь татарлары

Табигатьнең матур бер поч­магында — урман арасында урнашкан Кильмезь авылына нигез 1942нче елларда салынган. Аңа кадәр биредә Сталин чорында хөкем ителүчеләрне тоту өчен бараклар гына торган. Сугыш елларында заводларны утын белән тәэмин итү максатыннан бирегә кешеләрне махсус җибәргәннәр. Соңрак Киров өлкәсеннән Малмыж татарлары күчеп килгән. Нәкъ шул чордан тупланып калган да инде авылда татарлар. Авылның исеме аның яныннан агучы елга исеме белән аталган. 1958 елда шәһәр тибындагы бистә статусы бирелгән, ә инде 1992 елда авыл торак пункты дип үзгәртелгән. Күптән түгел авылның 75 еллыгын билгеләп үткәннәр. Бүгенге көндә биредә уннан артык милләт вәкилләре гомер итә. Кильмезьдә 3 меңнән артык кеше яши. Шуларның — 67,5% — руслар, 19,0% — удмуртлар, 10,4% — татарлар, калганнары башка милләт вәкилләре. Дүрт ел элек биредә Сюмси районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Анна Пантюхина җитәкчелегендә татар җәмгыяте барлыкка килде. Анна белән без күптәннән таныш. Әлеге сәяхәт тә аның чакыруы буенча оештырылды. Ул керәшен кызы. “Керәшен булып, Сюмси районында татарлар патшасы булып яшим”, — дип шаярта үзе. Моннан ике ел элек татарлар иң күп яшәгән Кильмезь авылында Билсур (ул чагында “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе) һәм Фәймә Әүхәдиевалар (ул чагында мәктәп директоры) тарафыннан оештырылган Сабантуй бәйрәмендә булырга туры килгән иде миңа. Ул чакта ук биредә яшәүче милләттәшләребезнең, телебезне, динебезне саклауда күп хезмәт куйганнарына сокланып кайткан идем. Заманында урман эшкәртү хуҗалыгы белән дан тоткан авылда бүген керем чыганагы — бары тик шәхси эшмәкәрлек кенә. Адым саен кибет, кафе. Халыкның күбесе җәй көне җиләк-җимеш сатып керем ала. Авыл төзек, өйләр нык. Авылга килеп керү белән игътибарыбызны матур бизәкле өй җәлеп итте. “Биредә татарлар яши инде!” – дидек барыбыз бертавыштан. Ялгышмаганбыз. Рузия апа белән Гайфетдин Хәбибуллиннар гаиләсе ун ел элек Киров өлкәсеннән, авыллары таралгач кү­чеп килгәннәр. Тәрәзә йөз­лекләрен, койма-капканы үзе­безнең милли бизәкләр белән бизәп, матур йорт тергезеп куйганнар. Әлеге матур бизәкләрнең үрнәген уллары Рифат “Татарстан — Яңа Гасыр” каналында күрсәткән тапшырулардагы йортлардан ала икән. Рузия апа тумышы белән Әгерҗе районыннан булып чыкты, шуңадырмы ул безне туганнарын каршы алгандай сөенеп кабул итте. Улы, килене, оныклары белән ихата тулы мал асрап тормыш көтәләр икән. Ә оныгы мәктәптә ачык дәрестә Г. Тукай шигырен укып сок­ландырды.

Мәчетле авылда бәхет бар

Сюмси районындагы бер­дәнбер, ерактан ук балкып утырган мәчеттә жомга намазы вакыты иде. Кильмездә мәчет 2009 елда салынган. Каршы алган ак яулыклы апа-әбиләр, абый-бабайлар да ихлас күңелдән: “Көтелгән кунаклар соңга калып киләләр”, — дип каршы алдылар безне. Алардан бөркелгән ихласлылык, беркатлылыкны тасвирлап бетереп булмый. Килеп керүгә туган әлеге халәттән үзебез дә югалып калдык. Кала тузаны без авыл балаларын да үз эченә суырып алып, күңелдәге мондый хисләрне каплап киткән, ахры… Бибисания апа Нәгыймуллина, Гөлҗифар апа Мулюкова, күмәкләшеп гыйбадәт йортын үзләре җиһазлаулары, тәрәзә пәрдәләренә кадәр үзләре тегүләре турында сөйләделәр. “Күпме генә үгетләсәк тә, яшьләр йөрми”, — дип уфтанган имам Илсур Закирҗанов та биредә төпле терәк.

Мәктәптәдер хикмәт

Авылның гомумбелем бирү урта мәктәбендә 320 укучы укый. Җәмгыять зур үзгәрешләр кичергән заманда хәзерге авыл мәк­тәбе ничек яши? Мәктәп — авылны яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге. Беркемгә дә сер түгел, бүген авыл мәктәпләре гаять зур авырлыклар кичерә. Кызганыч, аларның чиге күренми, киресенчә, хәл катлаулана гына бара. Илдә мәктәпләрнең 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда барлык укучыларның өчтән бер өлеше белем һәм тәрбия ала. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә соңгы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6,6 меңгә кимегән. Төп сәбәп — укучылар саны кимү. Әйе, бүгенге авыл кризис чоры кичерә. Күмәк хуҗалыклар таркалу, җирнең хуҗасы юкка чыгу нәтиҗәсендә элекке шаулап-гөрләп торган авыл мескен хәлендә. Авылда эш урыннары булмау сәбәпле, гаилә башлыклары, өен, балаларын калдырып, читтән эш эзләргә мәҗбүр. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе, авылны яратса да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында. Шәһәрдә балага белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар да җитәрлек, дип уйлый алар. Анда күңелеңә ошаган мәктәпне сайларга, сәнгать, спорт мәктәпләренә йөрергә, театр, кинотеатрларга йөреп, рухи азык алырга мөмкинлекләр күбрәк. Мин шәһәр мәктәбен авыл мәктәбенә каршы куярга теләмим. Авыл мәктәбенең дә берни белән дә бәяләп булмый торган өстенлекләре бар. Ул — тел сакчысы. Кильмезь мәктәбендә дә без шуны күрдек. Әлеге мәктәптә татар мәдәнияте түгәрәген алып баручы укытучы Фәймә Әүхәдиева биредә күп еллар мәктәп директоры булып эшләде. Белгечлеге буенча инглиз теле укытучысы булса да, ул балаларга телебезне онытырга ирек бирми. Без килгән көнне дә алар дәрестә Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар, халкыбызның гореф-гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларга “Ижау моңнары” бәйгесе җиңү­че­ләре Зөлфия Брагина, Айнур Хәбибуллин үзләренең моңлы тавышлары белән көч өстәделәр. Мәктәптә тагын бернәр­сә сок­ландырды — биредә хез­мәт куючы укытучыларның әлеге якның тарихы белән кызыксынулары. Физика укытучысы Мөнзирә Вәлиева балалар белән бергә фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә Ижау, Казан, Мәскәү шәһәрләрендә узган туган якны өйрәнүчеләр бәйгеләрендә дипломнар алуга, җиңү яулауга ирешкәннәр. “Безне тарихыбыз белән кызыксынырга, эзләнүләр алып барырга Глазов шәһәре пединституты укытучысы Диана Касимова этәрде. Аның хезмәтләре белән танышканнан соң, үзебезнең яктагы гореф-гадәтләрне тупларга булдык. Төньяк районнар имам-хатыйбы, туган як тарихын өйрәнүче Илмир хәзрәт Касимов белән дә без бик тыгыз бәйләнештә. Хыялыбыз — үзебезнең туган якның тарихы турында китап чыгару”, — диде ул. Әлеге фикерне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова күтәреп алды. “Без бу хыялны тормышка ашырурга ярдәм итәргә тырышачакбыз. Быел бу эшне башлап, Балезино районы татарлары тарихына багышланган китап чыгардык. Удмуртиядә бай тарихлы татар авыллары бик күп”, — диде.

Мәшәкатьсез авыл булмас

Нинди генә авылны алсак та, халыкны борчыган мәсьәләләре бар. Болар хакында мәчеттә узган очрашуда да сүз кузгалттылар алар. Кильмезьдә бүгенге көндә “Моя Удмуртия” телеканалын карый алмыйлар. Әлеге дә баягы цифрлы телевидение аякка басмаган. Сюмси белән Кильмезь авылы арасындагы җиде чакрым юл яз-көз йөрерлек түгел. Бер елдан артык Ижаудан да, Сюмсидан да автобус йөрми. Бу сорауга җитәкчеләр: «Киләчәктә булачак”, — дип җавап бирәләр икән. Авыл халкы үз көченә таянып, мал-туар асрап, хәленнән килгәнчә хуҗалыгын алып барып сабыр гына шул якты киләчәкне көтеп яши бирә. Биредә тырыш, эшчән, телебезне, дин-моңыбызны сакларга тырышучы халык яши икән, дигән фикердә калдык без. Әлеге очрашуны оеш­тырган, безнең белән бик теләп аралашкан авыл җирлеге башлыгы Владимир Заболотскихка, Анна Пантюхина, Фәймә Әүхәдиева, Фирая Шульминага зур рәхмәт белдерәбез. Сөйләшүләребез эзсез югалмас, Сюмси районында газетага язылучылар саны артыр дип ышанабыз.

Рәфилә Рәсүлева, «Яңарыш» газетасы, Ижау


Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев