Татар матбугаты
"Авыл тарихларын барларга кирәк" - Дамир Исхаков
Төбәк тарихына багышланган китаплар аркылы да, балаларга Татарстан тарихын укытырга мөмкин. Бу хакта, бүген Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Этнология мониторингы үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Дамир Исхаков, "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында белдерде. Мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә узган конференция тарихи татар авылларын фәнни өйрәнүгә багышланган иде.
“Төбәк тарихын өйрәнүчеләр” җәмгыятен төзү шактый озакка сузылды, – ди Дамир Исхаков. – Бу бик җиңел эш булмады. Чөнки Татарстанда башлап җибәрсәк тә, гомумроссия оешмасы итеп гамәлгә ашырдык. Төбәк тарихын өйрәнү көчәергә тиеш. Этнограф буларак та, шундый фикердә торам. Чөнки үз гомеремдә 550 татар авылында эшләгәнем бар. Чынлап та бик күп мәгълүмат урыннарда саклана. Бары тик шунда барып кына чын тарихны язарга мөмкин. Чыганакларның күбесе русныкы булу сәбәпле, тарих бер яклы гына яктыртылды. Безгә хәзер үзебезгә халыкта сакланган чыганакларны, халыктан калган ядкарьләрне эзләп табарга, археология белән шөгыльләнергә кирәк. Чөнки традиция буенча, совет чорында татар археологлары зур шәһәрләрдә: Болгар, Биләр, Иске Казан, Казан территорияләрендә эшләде. Төбәкләрдә нәрсә булганын ачыкларга кирәк. Читтәге авылларга чыгып китсәң, Алтын Урда да, аннан борынгырак чорлар да табыла. Безгә авыл тарихларын барларга һәм шуның белән беррәттән район күләмендәге тарихны да язарга кирәк. Ватаным курсында, татар тарихы бик аз кертелде. Төбәк тарихына багышланган китаплар аша да балаларга Татарстан тарихын укытырга мөмкин бит. Яңа төзелгән төбәкчеләр җәмгыяте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләячәк. Максат – “Туган җир” исемле журнал да чыгару".
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев