Татар матбугаты
Авыл нигә картая?
Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы 15-20 елда ил буенча Россиядә 19200 мәктәп, 5 меңнән артык хастаханә, меңнәрчә мәдәният йорты һәм башка бик күп социаль объектлар “оптимальләштерелгән”, ягъни яшәүдән туктаган. Шул исәптән авыл халкына хезмәт күрсәтүче 8400 хастаханәнең 5 меңнән артыгы ябылуга дучар ителгән. Оптимальләштерү шаукымы Татарстанны да әйләнеп узмады.
Байтак кына авылларның киләчәккә өмет чыганагы булып хезмәт иткән мәктәпләр, балалар бакчалары, участок хастаханәләре, мәдәният йортлары һәм башка төр социаль объектлар бушап калды. Нәтиҗәдә, ел саен авыллардан ким дигәндә 5-6 меңнән артык кеше хезмәт урыны, үзләре һәм гаиләләре өчен яхшы тормыш шартлары булдырырга теләп, читкә китәргә мәҗбүр ителде. Әле кайчан гына Татарстан авылларында 1 миллионга якын кеше яшәсә, бүген аларның саны 200 меңгә кимегән.
Белгечләр әйтүенчә, авылдан китүчеләрнең күпчелеген 18-35 яшьләрдәге кешеләр тәшкил итә. Ә бит нәкъ менә алар – югары әзерлекле, белемле, кулларыннан теләсә нинди эш килүче яшьләр, эш һәм тиешле шартлар тудырылса, авылның киләчәге була алыр иде.
Туй узгач – думбра Дөрес, төрле дәүләт программалары, Президент һәм республика җитәкчеләренең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә бүген республика авылларында әледән-әле яңа мәктәпләр, ФАП, ягъни авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү пунктлары, башка төрле социаль объектлар да сафка баса. Әмма, туй узгач – думбра дигәндәй, күп авылларда яшәргә кеше кимегәннән-кими барганда, бер туздырганны янә җыеп алу да җиңел булмаячак шул. Бүген авыл җирлегендә үз урынын, үзенә нинди дә булса эш-шөгыль тапкан 1000 яшь кешегә 760 бала һәм өлкән пенсионер туры килүе дә хәлне шактый катлауландыра. Бу исә авылда эшләүче хезмәт кешесенең җилкәсенә тигән йөк шәһәрдә яшәүчеләргә караганда ике тапкыр артыграк туры килә дигән сүз дә әле. Авыл кешесенең гомер озынлыгы шәһәрдә яшәүчеләрнекенә караганда 2 елга кимрәк булу да уйландыра. Байтак кына авылларның теңкәсенә тигән юлсызлык, авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциягә тиешле бәя булмау, җитештерелгәнне вакытында сата алмау, хезмәт хакларының чагыштырмача түбән булуы, кайчагында анысының да тоткарлануы һәм башка бик күп төрле социаль гаделсезлекләрнең нәтиҗәсе бу. Өмет бара кимеп Ә бит төптән уйлап караганда, авылда яшәүчеләр шәһәрнекеләрдән күпкә бәхетлерәк. Башкача булганда, язга чыгу белән мөмкинлеге булганнар авылга, дачаларга ашыкмаслар иде. Һәрхәлдә, табигать кочагында сәламәтлеккә дә файдалырак, күңеллерәк тә. Кечкенә генә җир кишәрлегендә кыш буена җитәрлек итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә гаилә бюджетына комачау итми. Шулай булса да, авылда яшәүчеләрдән зар авазларын күбрәк ишетергә туры килә. Аеруча яшьләрдән. Галимнәр әйтүенчә, авылда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы үз тормышыннан канәгать түгел. Югыйсә бүген һәр авылда газы, уты, суы, кыскасы, бар нәрсә бар. Күз алдында булган уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Компьютер, кесә телефоны, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып була. Белгечләр яшьләрнең үз тормышларыннан канәгать булмавын авылларның киләчәгенә өмет кими баруы белән дә аңлата. Әйтергә кирәк, авылларга карата дәүләт сәясәтенең тотрыклы булмавы да шактый комачаулый. Ә менә Татарстанда “Авыл яшьләре” дәүләт программасының тормышка ашырыла башлавы уңай нәтиҗәләре белән үзен елдан-ел күбрәк сиздерә. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү күләме буенча Россиядә – өченче, сөт җитештерүдә беренче урында баручы республикада яшьләр белән эшләүнең 30дан артык программасы бар. Бу көннәрдә илнең 45 төбәгеннән һәм чит ил вәкилләре катнашында узучы “Яшьләр. Авыл. АПК” Халыкара форумының Татарстан башкаласында узуы да тикмәгә түгел. Авылның киләчәген яшьләр үз кулларына алганда, нәтиҗәләр тагын да өметлерәк булыр, шәт.Камил Сәгъдәтшин, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев