Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчаның "Казан арты" тарихи-этнография музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә эшли

Анда Гадбулла Тукайның гына түгел, ә Арча төбәгеннән чыккан башка бик күп язучыларның да китаплары урын алган. Мисал өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булган Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Нияз Вәлиев шундыйлардан. Экспозициянең үзәгендә – Габдулла Тукай фотосы, аның берничә томлы әсәрләре урнаштырылган. Шулай ук күргәзмәнең "Тукайдан илһам алып..." дигән өлешендә хәзер актив иҗат итүче арчалы язучыларның китапларын күрергә мөмкин. Музей деректоры урынбасары Шәфигулла Гарипов сүзләренчә, күргәзмәдә 300дән артык басма урнаштырылачак. Киләчәктә ул балалар рәсемнәре белән баетылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев