Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчаның Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә рус телле тәрбиячеләр өчен "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм конкурс үткәрелде

Конкурста 1 нче сайлап алу турын үткән 17 тәрбияче катнашты. Алар республиканың Буа, Тәтеш, Баулы, Зәй, Чистай, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Биектау районнарыннан һәм Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Конкурсантлар “Мин - шәхес”, “Кызыклы уенга өйрәтәм”, “Тәрҗемә ит”, “Ирекле микрофон” бәйгеләрендә көч сынашып, үзләренең иҗади, актив, һәр яктан сәләтле булуларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын – Малыгина Елена Игоревна – Казан шәһәре Идел буе районы 5 нче номерлы балалар бакчасы; 2 урын – Есырева Елена Петровна – Буа шәһәре “Төремкәй” балалар бакчасы; 3 урын – Гурьянова Элина Олеговна – Яр Чаллы шәһәренең 27 нче номерлы балалар бакчасы; «Идеяләр калейдоскобы» номинациясе - Газизова Ирина Валерьевна – Арча 10 нчы номерлы балалар бакчасы; «Икенче әни» номинациясе - Болотова Светлана Юрьевна – Югары Ослан районы “Салават күпере” балалар бакчасы; «Нәни йөрәкләр һәм фикерләр белгече» номинациясе - Гладкова Ирина Владимировна – Бөгелмә районы 9 нчы номерлы “Колобок” балалар бакчасы; «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе - Вавилина Юлия Александровна – Тәтеш шәһәре “Әкият” балалар бакчасы; «Өлкән остаз һәм дус» номинациясе - Тимофеева Лилиана Ринатовна – Баулы районы “Аленка” 9 нчы балалар бакчасы; «Татар теле белгече» номинациясе - Талибуллина Олеся Радиковна – Зәй районы “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы; «Иң оста тәрҗемәче» номинациясе - Турусова Валерия Викторовна – Казан шәһәре Яңа Савин районы 12 нче балалар бакчасы; «Гади итеп аңлатам, җиңел итеп өйрәтәм» номинациясе - Заболонская Екатерина Олеговна – Чистай районы “Күңелле карусель” 1 нче балалар бакчасы; «Заманча Мэри Поппинс» номинациясе - Любимова Дарья Александровна – Лаеш районы Сокури авылы “Ромашка” балалар бакчасы; «Хыял һәм акыл коесы» номинациясе - Ситникова Марина Николаевна – Түбән Кама районы 43 нче балалар бакчасы; «Хөрмәтле һәм дәрәҗәле» номинациясе - Васильева Любовь Семёновна – Яңа Чишмә районы “Ландыш” балалар бакчасы; «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе Бальзамова Татьяна Владимировна – Биектау районы “Кояшкай” балалар бакчасы; «Илһам чишмәсе» номинациясе - Фарукшина Светлана Саввична – Әлмәт шәһәре 1 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы; «Иҗат могҗизалар тудыра» номинациясе - Файзуллина Евгения Андреевна – Казан шәһәре Мәскәү районы 207 нче номерлы балалар бакчасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев