Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Галимнәр, язучылар һәм укытучылар "Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш" исемле "түгәрәк өстәл" оштырды

Кичә, 2 ноябрьдә, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф гадәтләр: киләчәккә караш” исемле "түгәрәк өстәл" узды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Арча шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Мөхетдинов хәбәр итте. Секцияләр эшендә иҗтимагый оешма вәкилләре, Язучылар берлеге әгъзалары, югары һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, “Казан арты” тарих-этнография музее вәкилләре, район мәгариф идарәсенең мәгариф идарәсе методистлары, гомуми белем оешмаларының туган тел һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Төркемнәрдә чыгыш ясаучылар арасында филология фәннәре докторы , профессор Рүзәл Юсупов; Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт;  "Ватаным Татарстан" газетасының парламент хәбәрчесе, журналист Риман Гыйлемханов; фән докторы, шагыйрь Рифат Корбанов; "Белем.ру" оешмасы директоры Раил Гатауллин һәм башка күренекле шәхесләр бар иде. archa Катнашучылар “Туган телдә белем һәм тәрбия” , “Туган тел һәм гореф-гадәтләр”, “Туган тел һәм информацион ресурслар” дип аталган секцияләрдә чыгыш ясады. Чыгышларны тыңлаганнан соң, һәр секция, нәтиҗәләр ясап, карар кабул итте, дип белдерде мәдәният идарәсе башлыгы. “Туган телдә белем һәм тәрбия” секциясе эшендә катнашучылар туган телнең, йола, гореф-гадәтләрнең киләчәктә алга таба сакланышы һәм үсешен тәэмин итү максатыннан: - район мәгариф системасы белем бирү оешмаларында әлеге юнәлештә юл картасы эшләү; - Арча педагогия көллияте базасында йолаларны, гореф-гадәтләрне гамәли куллануны өйрүтүне алга куйган инновацион мәйданчыклар эшен оештыру; - кадрларның квалификациясен күтәрүдә комплекслы чаралар күрү; - уңай эш тәҗрибәсе булган педагогларның эш тәҗрибәсен өйрәнүнене һәм республикакүләм таратуны оештыру; - район гомуми белем учреждениеләрендә татар телен һәм әдәбият укытуны Федераль белем стандартлары кысаларында милли үзенчәлекләрне, милли мәдәниятне, татар сүз байлыгының бөтен матурлыгын, аһәңен чагылдырган әсәрләр материалында оештыру; - милләтара, конфессиональара, яшьләр арасындагы килешүне булдыра торган, толерантлык хисе тәрбияли торган программа һәм проектларны россиякүләм тормышка ашыру эшен дәвам итү, махсус интернет ресурслардан иркен файдалану; - балаларга өстәмә һәм гомуми белем бирү оешмаларында үткәрелгән чараларда туган тел, йола, гореф-гадәтләргә багышланган чараларга басым ясау; - әти-әниләрне, гаиләне гомуми белем бирү оешмаларында әлеге юнәлештә оештырылган чараларга җәлеп итү, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен якынайту һәм матурлау, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен, үрнәк гаилә төшенчәсен формалаштыру өчен, фольклор төрләрен максатка ярашлы куллану; -милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында милли горурлык хисләре тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшне дәвам итәргә дигән тәкъдим белән чыкты.    
Алмаз Шиһабетдинов, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев