Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчада "Болганчык еллар җырчысы" дигән кичә уздырыла

Бүген, 12 октябрь көнне, Арча районы Ташкичү авылы мәктәбендә зур бәйрәм уздырыла, дип хәбәр итә “Арча” телерадиокомпаниясе.

Күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗанинең тууына 130 ел уңаеннан, "Болганчык еллар җырчысы" дигән кичә уздырыла. Әлеге кичә Мәхмүт Галәүнең тормыш юлына, иҗатын тирәнтен өйрәнүгә багышланган. Кичәгә Казаннан филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Яхин, Тукайның Казандагы әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова һәм Арча шәһәренең Казан арты тарих һәм этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов килүе көтелә. Шулай ук күрше-тирә районнардан да килүчеләр көтелә, ветеран укытучылар, татар теле укытучылары да бу бәйрәмгә чакырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев