Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аның язган җырларыннан да тормышны яратуы бөркелеп тора иде...

Кичә Татарстанның музыкаль җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты, профессор, виртоуз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов белән хушлашты. Музыкант белән хушлашырга килүчеләрне балалайка көе каршы калды. “Әти үзен озатканда шушы музыканы куярга кушты, безгә еламаска дип әйтеп калдырды”, - ди музыкантның кызы, җырчы Диана Таҗетдинова. Диана әтисен озатканда бөтен кеше алдында ул җиткезгән йорт-җирне карарга, сеңелләрен аякка бастырырга, әнисен ташламаска вәгъдә бирде. Рафыйк Таҗетдинов хатыны Фирдәвес ханым белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Олы кызы Диана үзе дә билгеле җырчы, ул әтисе белән бергә эшләгән, ике игезәк кызлары – Әдилә белән Аидага 17 яшь. Алар әле мәктәптә укыйлар. Туганнары Рафыйкның кешенең кечкенә генә уңышын да зур итеп күрсәтә белүен искә алдылар. “Мин аңа соңгы килүемдә холодец пешереп алып килгән идем. И яратып ашады. Әле тагын бер пешерерлек бар, дигән идем. Анысын өлгерә алмадым”, - диде туганнан туган сеңлесе Рәмзия. Рафыйк Таҗетдиновлар гаиләдә алты бала үскән, Рафыйк – бишенчесе. “Әнисенең иң яраткан улы иде. Әнисе Нәфисә апа үткән ел 89 яшендә дөнья куйды”, - ди Рәмзия ханым. Рафыйк Таҗетдинов соңгы тапкыр зур сәхнәгә 30 ноябрьдә чыккан, шуннан соң – беренче операция. Диана әтисенең ашыгыбрак, көтмәгәндә китеп баруын, аның Германиягә барып дәваланырга тиеш булуын әйтте. Кичә Рафыйк Таҗетдиновны Кече Клыкидагы йортының киң ишегалды аның белән хушлашырга килүчеләрне сыйдыра алмады. Бирегә хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы туганнары җыелган иде. “Татар-информ” хәбәрчесе Рәфыйк Зәкәриевич белән хушлашырга килүчеләр белән аралашты. Хания Дмитриева, әтисенең сеңлесе: “Казан музыка училищесына Рафыйкне мин җитәкләп алып килдем. Ул Чүпрәледә музыка мәктәбен тәмамлаган иде. Башта баян классына дигән идек. Педагог, музыкант, дирижер Роза Фатыйховна Халитова-Әмирханова балалайка классын сайларга тәкъдим итте. Рафыйк башта миндә торып укыды. Бик туган җанлы кеше иде”. Радмир Мостаев, дусты: “Без ун еллап таныш инде. Безне бер-беребезгә охшаган диләр. “Туганыңмы?” дип сорыйлар. “Әйе”, дим. Бөтен концертларына йөри идем. Соңгы концертына бөтен коллективны алып килдем. Үзе катнаша алмады, бөтенесе: “Рафик абый кайда?” диләр. Ул бик кешелекле иде. Тормышы авыр булганын да беләм, үзе ерып барды. Ул эштә янды...” Анна Филимонова, Баулы музыка мәктәбе педагогы: “Аның соңгы концерты бездә – Баулыда 30 ноябрьдә булды. Без төрле елларда бер профессорда – Валентин Волобуевта укыдык. Рафыйк Таҗетдинов киңкырлы шәхес иде, виртуоз музыкант, композитор, шагыйрь, философ... Ул бөтен төрле музыка коралларында уйный иде. Баулыга гел концертлар белән килә иде, халык бик ярата иде. Аның соңгы концерты аның җанын ачуы булганлыгын хәзер аңладым. Ул шулкадәр ачык концерт иде. Синтезаторда үз эшкәртүендә “Туган тел”не уйнавы күңелдә калды. Ул шулкадәр үз халкын, үз телен ярата иде, ул шулкадәр эмоцияләр белән җырлый иде. Аның язган җырларыннан да тормышны яратуы бөркелеп тора иде. Без Туниста фестивальдә бергә катнаштык. Рафыйк Таҗетдиновны анда милли герой итеп саныйлар иде. Ул анда почетлы гражданин иде, хәтта яшәп калырга да чакырганнар. Ул: “Мин Татарстанымны яратам, аннан беркая да китмим”, - дигән. Минем бөтен укучыларымны белә, ярата иде. Укучыларым аңа ошарга телиләр иде. Бер укучым анда укыды да әле”. Рәсим Ильясов, “Казан нуры” оркестры сәнгать җитәкчесе: “Бик якты, ачык күңелле, бик талантлы кеше иде. Бернинди нотасыз да уйный ала иде. Нотасыз уйный алучы музыкант бик дәрәҗәле инде ул. Укучылары күп иде. Аларны концертларга катнаштыра иде. Үз эшен ярата иде. Бергә концертлар да эшләдек. Безнең тамырларыбыз бер яктан бит. Мин –Ульян өлкәсеннән, әти-әни Чүпрәле якларыннан күчеп килгәннәр”. Азат Тимершәех, җырчы: “Рафыйк үләргә тиеш түгел иде. Ул абайлап кына бетермәгәндер. Тормышны бик ярата торган кеше иде. Тик тора белми торган, һәрчак эзләнә, чаба, таба. Көтмәгәндә китеп барган зур артистыбыз. Ул бит дөньякүләм билгеле артист. Әле апрель аенда булган концертына да соңгы көнгә кадәр үзе чыга алыр иде кебек. Концертка ике көн кала шалтыратып: “Азат, син концертны башларсың да, бетерерсең дә, сине халык ярата”, - диде. Концерттан соң шалтыратып рәхмәт әйтте: “Син булгач, начар булмый инде ул”, диде”. Рәдиф Җамалетдинов, Чүпрәле якташлык җәмгыяте рәисе, филология фәннәре докторы, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры: Без якташлар, еш аралашмасак та, күрешеп тора идек. Мин аның иҗаты белән кызыксынып тордым. Ул безнең районыбызның зур шәхесе, зур талантыбыз. Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор, халыкара конкурсларның Гран-при иясе, виртуоз балалайкачы, музыкант, җырчы Рафыйк Таҗетдинов Константиновка бистәсендәге Мөселман зиратына җирләнде. Мәгълүмат өчен. Рафыйк Таҗетдинов 1961 елның 19 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туган. 1976 елда Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлегенә балалайка классына укырга керә. 1984-1988 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты. Соңрак үзе Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыта, профессор.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев