Татар матбугаты
Ант итәр идегезме? (сораштыру)
Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр рәсми рәвештә ант итәргә тиеш. Илдә яңа канун үз көченә керде. Аның нигезендә, Россия гражданины паспортын халык алдында тантаналы рәвештә тапшыра башлау да күздә тотыла. Антның текстын да раслаганнар. Яңа кагыйдә 18 яше тулмаганнарга һәм эшкә сәләтсез кешеләргә генә кагылмый. Әйтүләренә караганда, ант итү ул – иреклелек һәм җаваплылык билгесе. Сез ант итәр идегезме?
Раилә ГАЛИЕВА, мәдәният йорты хезмәткәре:
– Безнең Әтнә районында 14 яшьтән паспорт тапшыру чарасы тантаналы рәвештә үтә. Паспорт алучы үсмерләргә аның ни өчен кирәклеге турында аңлаталар. Өлкән буын кешеләре балаларга лаеклы Россия гражданнары булсыннар дип теләкләрен тели. Ил каршында җаваплылык, намус дигән төшенчәләрне аңлаталар. Мондый чарага төрле буын кешеләре чакырыла. Барысы да паспорт алуның мөһимлеген әйтәләр. Минем уйлавымча, ант иттерү – кирәкле эш. Өлкән буын гына түгел, яшьләр дә моның җаваплылыгын тойсын өчен, ант иттерү кирәк. Үзләренең хокукларын, Ватан алдындагы бурычларын аңларлар, алдан өйрәнерләр иде.
Фәнис КАМАЛ, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы:
– Мондый антлар эчеп кенә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләп булмый дип саныйм. Халык дәүләт каршында тантаналы рәвештә ант итәр урынына дәүләт гражданлык алган кешегә үзе, хәзер сезгә яшәү өчен бөтен шартларны, бөтен мөмкинлекләрне тудырам, дип гарантия бирсә һәм кәгазьдә язылганның барлык пункты да төгәл үтәлсә, хөрмәт һәм ватанпәрвәрлек шуннан башланыр иде. Кеше, менә ничек бит, ул дип горурланыр иде. Яңа кагыйдәләрнең эшкә сәләтсез кешеләргә кагылмавы да аңлашылмый.
Сания ХӘЙРУЛЛИНА, лаеклы ялда (Кама Тамагы):
– Аңлавымча, яңалык безнең илгә күченеп кайтып, биредә төпләнеп калырга теләүче чит ил вәкилләренә кагыла. Арабызда андыйлар бик күп бит хәзер. Моңарчы күбрәк кибет киштәсе артында очратырга мөмкин булса, хәзер ике күршенең берсе – чит ил вәкиле. Бәлки, ант иттерү бик дөрестер. Ватанга карата мәхәббәт, тугрылык көчле булган, законнар ярдәмендә идарә ителүче илдә яшәячәкләрен алдан ук белеп торсыннар. Закон бозу юлына басканчы, тагын бер кат яхшылап уйларлар. Бүген яшьләр арасында илгә тугрылык, аның мәдәнияте, тарихына карата хөрмәт хисен тәрбияләү дә җитми. Гомер буе Татарстаннан читтә укытучы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, туганнарым үзләре янына чакырып кайтарды. Татарстанда халык әйбәт яшәсен өчен күп нәрсә эшләнә. Әнә шуның кадерен белеп, горурланып яшәргә кирәк. Югыйсә кемнең кем икәнен дә белмибез. Үзем дә ант итәргә риза.
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Ант бирүне кирәк түгел дип саныйм. Бу яңалык, бер яктан, халыкның мөнәсәбәтен белү өчен, икенче яктан, җитмәгән ватанпәрвәрлекне ясар өчен эшләнелә дип уйлыйм. Илдә халыкның милләтен, телен юкка чыгару сәясәте бара. Кеше ватанпәрвәр булсын дисәң, башта халыкны кимсетүдән туктарга кирәк.
Рәсим НИЗАМОВ, җырчы:
– Моның мәгънәсен бик үк аңлап бетермим. Минемчә, Ватанга мәхәббәт, илең, туган җиреңә карата җаваплылык хисе гаиләдә, әти-әни янында тәрбияләнә. Ант әйттереп кенә кешедән ватанпәрвәр ясап булмый. Ә ант әйтеп тә, аны үтәмәсә, ни була? Моны кем дә булса күзәтәчәкме? Кәгазьдә язылганны кем дә укып чыга ала. Иң мөһиме – күңелдәгесе аның. Без үскәндә, заманасы да, тәрбиясе дә икенче иде. Ант әйтүнең мәгънәсен, дәрәҗәсен белдек. Хәзерге буын гомумән үзгә. Мәктәптә әлеге мәсьәләгә карата игътибарны арттырсалар хәерлерәк. Ватанпәрвәрлек хисен кешегә тагып куеп кына булмый.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев