Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аналог телевидениесен өзәргә 10 көн калды!

Татарстанда 14 октябрь көнне  аналог эфир телетапшыруы өзеләчәк.

Татарстанда 14 октябрь көнне  аналог эфир телетапшыруы өзеләчәк. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, алдан ук җиһазлар сатып алырга чакырабыз!

Әгәр телевизор экранында федераль канал янында «А» хәрефе торса, димәк, сез аналог телевидениесен карыйсыз һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк.

  • Заманча телевизорлар өчен (2012 елдан соң чыгарылган) бары тик антенна гына кирәк булачак.
  • Иске модель телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – аны теләсә кайсы кибеттә электроника яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин.

Республиканың һәр районында һәм шәһәрендә цифрлы ТВ көйләүдә ярдәм итә ала торган махсус өйрәтелгән волонтерлар бар. Консультацияне шулай ук 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча да алырга була.

digital.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев