Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Алтын" Настя Казанга кайтты

Биолог булыйммы икән, әллә укытучымы? Юк, хисапчы булам. Бердәм дәүләт имтиханнарының абитуриентларга илнең теләсә кайсы вузында белем алу мөмкинлеге тудыруы бер яктан яхшы да кебек. Тик бүген яшьләрнең кайберләре һөнәрне күз йомып сайлый түгелме соң? Сөенечле яңалык та бар: август киңәшмәсендә Президент тәнкыйть утына тотканнан соң Бөгелмә кызы “алтын” Настяны Самарадан Казанга кайтырга үгетләделәр.

Теләк кайда?

– Быел миңа берничә көн кабул итү комиссия­сен­дә эш­ләргә туры килде. Югары уку йортларына бернинди те­ләк­сез килгән абитуриентлар шак­тый. Кая керәләр, ни өчен? Бу сорауга җавап­ны үз­ләре дә белми. Кая тәкъ­­дим итсәң, шунда укыр­га әзер. Иң мөһиме – баллары гына җитсен. Без 6-7 нче сыйныфларда укыганда ук үзе­безнең нинди һөнәр сайлаячагыбызны белә идек, – ди мөгаллимә Рания Гарипова. – Кайберләре югары баллар белән дә үтә алмый. Чөнки тагын да көчлерәкләр бар. Шу­ңа күрә түбәнрәк баллы­лар­ның түләүле бүлеккә язылмыйча чарасы юк. Дө­рес, анысында да белемнең яхшы булуы кирәк. Әти-әни­ләр исә балаларын акча тү­ләп тә укытырга риза. Олимпиадаларда җиңү вузга юл ача, дигән сүз дә дөреслеккә туры килеп бетми әле. Андыйлар бик күп бит. Ахыр чиктә БДИның бө­тен­ләй ки­рәге юк икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Быел укырга керә алмадым, икенче елга тагын да ты­рышырмын әле, дигән заманалар артта калды. Чөнки документларны биш вузга өчәр юнәлеш буенча тапшырырга рөхсәт итәләр. Абитуриентлар менә шушы мөм­кин­лек­тән файдаланып калыр­га тырыша. Нәтиҗәдә бер вуздан икенчесенә, өчен­чесенә сикереп йөрер­гә туры килә. Андыйларның җәе рейтинг күзәтеп үтәдер, мөгаен. Мөс­лим­дә узган август киңәш­мәсендә Татарстан Дәүләт Со­веты Рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин мәктәпләрдә һөнәр сайлау эшенә игътибарны арттырырга кирәклеген әйт­те.  Ил буенча вуз тәмам­лау­чы­ларның яртысыннан ким­рәге үз һөнәре буенча эшлә­ми икән. Бу – дәүләт акчасын җил­гә очыру дигән сүз. Югый­­сә мәктәпләрдә профильле сыйныфлар да эшли. Тик бар җирдә дә түгел. Акыллылар күп, урыннар аз... Быел әти-әниләр бюджет урыннарының азлыгыннан, ә түләүле белем алуның ике­ләтә кыйммәтләнүеннән зарланышты. Норматив буенча 17-30 яшьтәге 10 мең кешегә 800 бюджет урыны туры ки­лә. Әлеге урыннар төбәк­ләр­дән кабул ителгән гаризалар нигезендә бил­геләнә. БДИга каршы булган Бөтен­россия мәгариф фонды җитәкчесе Сергей Комков, бюджет урын­нарын бү­лү­дә система юк, дип саный. “Беркем дә төгәл генә күпме инженер, педагог, табиб ки­рәклеген әйтә алмый. Элек дәүләт планы бар иде. Бүген урыннар мәсьәләсе ректор­лар­ның ми­нистрлык белән әш­нә­легенә карап хәл ителә”, – ди ул. Быел олимпиадаларда җиңү яулаган һәм БДИда югары баллар җыйган абитуриентлар арасында көн­дәш­лек зур булган. Вузларда илкүләм олимпиадалар­ның финалында җиңүчеләр­гә өстенлек бирелә. Шуңа күрә югары балл туплаучылар читтә калырга мөмкин. Әйтик, Петербургтагы мәгъ­лүмат технологияләре, механика һәм оптика универ­ситетының математика, информатика юнәлешенә 300 балл туплаган бер абитуриент керсә, калган 119 урынны 178 олимпиада җиңү­че­ләре бүлешкән. Илнең баш педагогы Ольга Васильева фикеренчә, киләчәктә укырга керү тәртипләрен үзгәр­тергә туры килмәгәе. “Сәләт­ле балалар күп, аларны кү­тәрергә кирәк”, – ди ул. – Олимпиада җиңүче­лә­-р­ен төрле вузда төрлечә бәя­лиләр. Өч ел рәттән рус теле олимпиадаларында призер булсам да, нәтиҗәләремә бер балл да өстәмәделәр. Лә­кин олимпиадада катнашканыма үкенмим, белемнең артыгы юк. Документымны бары тик КФУның рус филологиясе юнәлешенә генә тапшырдым. Чөнки тел өлкәсенә хезмәт итәсем килә. Нәти­җә­ләрне бик борчылып, түзем­сезләнеп көттек. Рейтингны көнгә берничә мәр­тәбә карый идек. БДИда 253 балл җыйды, – ди Балтач райо­ны­ның Норма мәк­тә­бен­дә белем алган, рус те­леннән 100 балл җыйган Илү­зә Мәхмү­това. Сиңа репетитор кирәкми... 1-2 Йөз балл димәктән, Рос­сиядә өч фәннән аны 21 укучы туплаган булса, шулар­ның икесе – Татарстаннан. Бөгел­мә кызы Настя Золотухина рус теле, биология, химия имтиханнарында шаккатырды. Самара медицина университетына кергән кыз­га фикерен үзгәртергә туры килде. Аны хәзер зур түзем­сезлек белән КФУда көтәләр. Моңа кадәр вундеркинд кызга башкала вузларының бер­сеннән дә укырга керергә тәкъдим булмаган. Ә Настя исә, өенә якын дип, Самара шәһәрендәге уку йортын сайлаган.   Әгәр Президент август киңәшмәсендә ректорларны тәнкыйтьләмәсә, Настя укуын шунда гына дәвам иттергән булыр иде. “Самара уку йортын начар димим. Әмма имтиханнарда югары баллар җыйган яшьләрнең яртысы читкә китү безне бизәми. Аларны көчләп калдырырга кушмыйм. Кызыксындыру юл­ларын эзләргә кирәк. Акыллы­лар өчен көрәшә белмибез”, – дигән иде Президент. Ректорлар “алтын” Настяның барлыгын менә шуннан соң искә төшер­де­ләр. Ул ике яшьтә үк хәреф танырга, биш яшьтә укырга өйрәнгән. Башлангыч сыйныфларны укыткан әнисе Марина Владимировна кызын вундеркинд дип санамый. Ирешкән уңышлары аңа зур тырышлык аша бирелгән. Настя башта биоинженерия юнәлеше белән кызыксынган. Ләкин лабора­ториядә озак утырырга тү­землеге җитмәячәген аң­лаган. Менә шуннан соң табиб булырга уйлаган. Химия фәненнән имтиханнарга әзерләнү өчен репетитор ялламакчы булганнар. Тик ул, Настя болай да барысын да белә дип, баш тарткан. Шуңа күрә кызга мәктәп белеме дә җиткән. “Йөзләгән тестларны чишкәч, БДИның мантыйгын аңлый башлый­сың. Сораулар бер калыпта бирел­гән. Тест  төзүчеләрнең ничек фикер йөртүен генә белер­гә кирәк, – ди Настя. – БДИда металл эзләгечләр, ка­мера­лар уку­чыларның кү­ңел халәтенә тискәре йогынты ясый. Урынга утыргач та тиз генә тынычланып булмый. Биремнәр авыр түгел иде. Бары химиядән генә бөтен­ләй таныш булмаган берничә бирем очрады. Уйлап утырырга туры килде”, – ди ул. Икътисадчы, юристларга “бал сөрткәннәр” Ил вузларында абитуриентларны бигрәк тә укытучы, табиб, икътисадчы, IT-бел­гечлекләре кызыксындырган. Республика вузларына 15,8 мең бюджет урыны бү­леп бирелгән иде. Химия, электроника, физик культура һәм спорт, мәгълүмат кур­кынычсызлыгы, электр һәм җылылык энергетикасы юнә­лешләренә урыннар саны артса, тел гыйлеме, туризм, архитектура, юристлык, төзе­леш тармагына ким­рәк бирелде. Бу базар икътисадындагы ихтыяҗга бәйле. КФУга илнең 74 төбә­ген­нән укырга кергәннәр. Беренче курста 5 меңләп студент – бюджет, 4 меңнән артыгы түләүле бүлектә укыячак. БДИның уртача күрсәт­кече арткан. 100 балл туп­лау­чылар – 68. Юридик факультетта бәйгедә бер урын­га 35 кеше дәгъва кылган. Уртача балл – 90,97. Халыкара багланышлар, тарих һәм көн­чыгыш белеме институтында бәйгеләрдә бер урынга 25,46 кеше сыналган. Мәгъ­лүмат техно­логияләре һәм мәгълүмат системалары, филология һәм мәдә­ният­ара элемтә­ләр, математика, медицина, биология юнә­лешләре дә популяр булган. Казан дәү­ләт медицина университетында фармация юнәле­шендә бер урынны – 18, теш табибына – 15,2, дәвалау эше юнәлешенә 7,2 кеше бүлешкән. Түләүле бүлеккә кабул итү 25  августта  төгәл­лә­нә­чәк, ә чит ил гражданнарын кабул итү октябрьгә кадәр дәвам итә.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев