Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Алтын Каләм” механизмы кузгалып китте

Баланың сәләтләрен ачучы, дөньядагы урынын табуга төрле мөмкинлекләр тудыручы оешмалар Татарстанда актив рәвештә эшли.

Баланың сәләтләрен ачучы, дөньядагы урынын табуга төрле мөмкинлекләр тудыручы оешмалар Татарстанда актив рәвештә эшли. Шуларның берсе яшүсмерләргә, шәхсән миңа да, журналистикага кызыксыну уяткан, яңа танышлар бүләк иткән, ә иң мөһиме киләчәк һөнәргә этәргеч юл күрсәткән “Алтын Каләм – Золотое перо” фестивале. Быел ул 24 тапкыр уздырыла. 2 июль көнне “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальдә булачак үзгәрешләр турында сүз алып барылды. 

Бу чарада Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм КФУ журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский катнашты. Һәрберсе “Алтын каләм” турында үз фикерләре белән уртаклашты. 

“Алтын каләм – Золотое перо” традицион журналистикага гына юнәлгән фестиваль дигән фикердән баш тарттылар әлеге җыелышта. Бүгенге көндә төрле яктан формалашкан, кулына каләм дә, микрофон да, видеокамера да тотып, үзен кыю итеп тоткан, шулай ук ирекле өч телдә сөйләшергә сәләтле профессионал журналистикада бик кирәк. Шуңа күрә, оештыручылар баланы төрле яклап ачуны күздә тоталар. Билгеле булганча, фестивальдә барлыгы 7 юнәлеш: татар һәм рус матбугаты, радио, телевидение, мультимедия, фотожурналистика, дизайн һәм верстка. Быел исә алар рәтенә видеоблогинг та кертелде. Аның асылында барлык юнәлешләр катнашмасы һәм оператив рәвештә материалны куеп бару торачак. 

Шулай ук “Алтын Каләм”нең логотибы зуррак аудиторияне җәлеп итәрлек ачык төсләр белән баетылды, гаризалар тапшыру электрон форматка күчерелде һәм шуның белән әлеге процессны җиңеләйтте, теориядән арынып күбрәк практикага юнәлде. 

Катнашучыларга килгәндә, XXIV нче “Алтын-Каләм”гә 24 төбәктән барлыгы 114 бала алынды. Быел телевидение юнәлешендә рекордлы сан гариза кабул ителгән. Алар үз регионнарында зональ этапны узып, портфолиоларын яклап, финалга эләктеләр. Ләкин Татарстанның 23 төбәге әлеге чарага битараф калган. Алар балаларда һәм яшүсмерләрдә фестивальгә карата кызыксыну уятмаган яисә бөтенләй хәбәр итмәгән булып чыга түгелме соң? Римма Ратникова бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, дип белдерде. 

“Алтын Каләм – Золотое перо” – ул күңел ачу урыны гына түгел, ә зур бәйге дә. Төрле яклардан килгән талантлы яшь журналистлар монда бер-берсе белән көч сынаша, осталыкларын булачак коллеголарына күрсәтә. Көч сынаша дию бик дөрес тә булмас. Каләм сынаша! Бәйге артыннан көчле конкуренция генә түгел, ә кыйммәтле һәм иң мөһиме файдалы бүләкләр дә килә. Оештыручылар быел җиңүчеләргә һәр журналистка кирәкле соңгы версиялы гаджетлар, төрле басмаларда стажировкалар, җәйге лагерьларга юлламалар вәгъдә итәләр. Ләкин төп приз – КФУның журналистика бүлегендә бушлай укуга мөмкинлек бирүче 2 гранд үзгәрешсез калды. Шулай ук, быел беренче тапкыр “Телевидение” юнәлешендәге җиңүчегә грант биреләчәк. 

2018 елны фестиваль теплоходта, Идел елгасы буйлап сәяхәттә узган булса, быел ул яңадан “Волга” яшьләр үзәгенә әйләнеп кайтты. Чарага белгечләр, спикерлар, остазлар чакырылачак дип белдерде оештыручылар. “Алтын Каләм – Золотое перо” финалы 3-7 июль көннәрендә уза. Димәк, фестиваль башланган, иҗат механизмы кузгалып киткән.

“Алтын Каләм – Золотое перо” – гади бәйге генә түгел. Ул – үзенең кагыйдәләренә, идеалларына тугры калган, бер урында тапталмыйча алга юнәлгән, үзгәреп һәм үсеп торучы бер организм. Моны бик соңыннан гына аңлыйсын икән. Журналистикада бер елымны укып кына килдем бу дөрес фикергә. Фестиваль миңа яңа танышлар, мөһим белемнәр, чиксез тәҗрибә бүләк итте. Ләкин иң мөһиме – ул миңа киләчәк һөнәремә, журналистикага беренче адымнар ясарга ярдәм итте, аның бар ягын да ачып салды һәм дөрес юнәлешкә бастырды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев