Халык телендә шул сүзләр генә: “Ишеттеңме әле, безнең Ижау кызы Алинә Заһитова Олимпиадада беренче урын алды бит?!”, “Афәрин, Алинә, булдырды!” Алинә исемен барыбыз да күтәреп алдык. Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы журналисты "Татар-информ" өчен махсус Алинәнең әбисе һәм беренче тренеры белән очрашып сөйләште.
Горурланырлык та шул – сөбхан Аллаһ, кыска гына вакыт эчендә Алинә бер-бер артлы зур уңышларга иреште. 2016 елда – фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе; 2017 елда – юниорлар арасында ялгыз чыгыш буенча дөнья чемпионы; фигуралы шуу буенча өлкәннәр арасында Гран-при финалы җиңүчесе; фигуралы шуу буенча Россия чемпионы; Халыкара спорт мастеры. Күптән түгел Мәскәүдә узган Европа чемпионатында фигуралы шуу буенча Алинә беренче урынны яулап халыкны тәмам таң калдырды, Европа чемпионы булды! 238,24 балл җыеп, милләттәшебез соңгы ике елда чемпион исемен йөртүче Евгения Медведеваны да узып китте.Көньяк Кореядәге фигуралы шуу буенча Алинә Заһитова команда ярышында күрсәткән уңышлары өчен “Россиянең лаеклы спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелде. Һәм, ниһаять, 15 яшьлек Ижау кызы Алинә Пхенчханда узган Олимпиада уеннарында ялгыз шуу буенча ярышларда беренче урынны яулап Россиягә беренче медальне яулады! Алинә ничек итеп бу спорт төренә кереп киткән? Әти-әниләре кызларының һөнәренә ничек карый соң?
Алинә ничек спортчыга әйләнгән?
Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Удмуртиянең Ижау шәһәрендә туа. Әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.
Үзе хоккейчы булгангамы, кызын да өч яшьтән үк бозга бастыра. Аннары тимераякта шуарга өйрәтү өчен түгәрәккә бирәләр. Әлбәттә, ул вакытта әти-әниләренең кызларының фигуралы шуу буенча зур спортка кереп китүе турында уйларында да булмый. Алар аның гимнастка булуы турында хыяллана. Кызлары тугач, бик озак кем дип исем кушарга белми алар. Шул вакытта гимнастика буенча зур уңышлар яулаучы Алинә Кабаевага охшавын теләп, Алинә дип исем дә бирәләр. Ләкин кыз үз юлын билгели.
Алинә укыган мәктәптә кызга бернинди каршылыклар куймаганнар. Класс җитәкчесе: "Без аның шушы юлны сайлавын аңлап, дәресләрне калдыруын аңлап кабул иттек", - диде.
Дүрт яшендә Алинәне беренче тапкыр бозга бастырганнар. Бу Әлмәт шәһәрендә була. Биредә аның әтисе “Нефтяник” командасында хоккей уйный. Илназ Заһитов исә үзе Ижау хоккей мәктәбендә белем ала. Һөнәри карьерасын 15 яшендә башлап җибәрә. “Авангард” (Омск), “Нефтехимик” ( Түбән Кама), Нефтяник” (Лениногорск), “Нефтяник” ( Әлмәт), “Прогресс” (Глазов), “Сарыарка” (Казахстан), Ижсталь (Ижау). Клубларында уйнарга туры килә аңа. Ижау клубы өчен ул 15 сезон уйный. Хәзерге вакытта биредә тренер булып эшли. Спортка кызыксынуны, күрәсең, Алинә әтисеннән алган.
Алинә фигуралы шуу белән ныклап 2007 елда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр ул Ижау шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә белем ала. Ижауда боз сарайлары белән кыенрак. Шөгыльләнү өчен Алинәгә күрше республикага – Әгерҗе шәһәренә дә йөрергә туры килә. Шулай да шәһәребездә көчле тренерлар булу яшьләрне фигуралы шуу спортына җәлеп итә. Алинәнең тәүге уңышларында да Ижау тренерларының өлеше зур.
Алинә сеңлесе Сабина белән
Заһитовларның кечкенә кызлары Сабина апасы эзеннән – фигуралы шуу спортына тартылган, апасыннан калышырга һич исәбе юк аның. Аның белән дә Алинәнең беренче тренеры Наталья Антипина шөгыльләнә. Ике ел элек Алинә Мәскәүгә күченә. Хәзерге вакытта аның белән Мәскәү тренерлары Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков шөгыльләнә.Алинәнең әтисе журналистлардан ерак торырга тырыша
Илназ Насыйх улы журналистлар белән әңгәмә корырга яратмый. Ә Алинә Кореяга киткәч, ул алардан бигрәк тә ерак торырга тырыша. Алдан сөйләп күз тидереп куюларыннан курыкты, күрәсең. “Алинәнең медаль яулавында тормыш иптәшемнең, әбинең роле зур. Мин күпчелек чит шәһәрләрдә, юлда булам. Тормыш иптәшем Ләйсән һәм кызымның беренче тренеры Наталья Антипинаның роле гаять зур. Моңа, әлбәттә, хәзерге тренерыбыз Этери Тутберидзенең көче дә өстәлде”, - дип җавап биргән ул журналистларга бер әңгәмәсендә.Алинәнең әбисе: "Үләннәрдә генә торалар, Алинә белән яшәп, кодагый үзе дә спортсмен булып бетте..."
"Татар-информ" хәбәрчесе Илназ Заһитовның әнисе белән элемтәгә керде. Алинә Мәскәүдә 15 яшьлек кыз әнисе ягыннан булган әбисе Назилә белән яши. - Оныгыбызга таяныч булыр өчен ул аның белән йөгерергә дә чыга, дөрес туклану кагыйдәләрен саклап ризыклар әзерли. Алинәгә җиңелрәк булсын өчен аның белән бергә диетада утыра. Озакламый үзе спортчы булып бетә инде”, - дип сөйләде кодагые турында Алинәнең әбисе. Ул нәрсә ашап торганнары турында да сөйлисе итте: - Үләннәрдә генә торалар инде алар!
Нет комментариев